Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда сайлаучыларның 81,47 проценты тавыш биргән

Бу мәгълүматларны Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе китерә.

Өч көн дәвамында, 15 марттан 17 мартка кадәр узган Президент сайлауларында Татарстанда тавыш бирүчеләр саны 81,47 проценты тәшкил иткән. Бу мәгълүматларны Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев әйтте.

Дәүләт башлыгын сайлауларга килүчеләр саны Россия буенча 73,33 проценты тәшкил иткән. Бу хакта Россия Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итә.

Искәртеп үтик, Татарстанда сайлау хокукына ия 3 млн чамасы кеше яши. Республикада тавыш бирү өчен 2767 сайлау участогы эшләде, алар өч көн дәвамында 8:00дән 20:00 сәгатькә кадәр эшләде. Аларның эшен сайлау комиссиясеннән 22 мең кеше тәэмин итте. Сайлау участокларында 16 меңнән күбрәк күзәтүче, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә эшләде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев