Татарстан үлем дәрәҗәсе кимү буенча Россиядә алдынгылар рәтендә
Яңалыклар тасмасы

Татарстан үлем дәрәҗәсе кимү буенча Россиядә алдынгылар рәтендә

Бала туу дәрәҗәсе тотрыклы.

Татарстан гомуми үлем дәрәҗәсе кимү буенча Россиянең 15 төбәге исемлегенә керде. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов регионның демографик потенциалына багышланган халыкара конгресста хәбәр итте. 

Республика Идел буе федераль округында яхшы күрсәткечләргә иреште. 2025 елның 5 аенда яңа туган балалар арасында үлем очраклары 33,3 процентка кимегән. Соңгы ике елда бала тапканда әниләрнең үлем очрагы бер дә теркәлмәгән. 

Татарстанда бала туу күрсәткечләре тотрыклы. Россиядә уртача бер хатын-кызга 1,12 бала . План буенча 1,9 бала булырга тиеш. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


балалар туу кешеләр үлеме

Нет комментариев