Татарстанда яшәү минимумын арттырдылар.
Бу хакта Татарстан премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.
Татарстанда җан башына яшәү минимумының яңа күләме расланды. 2020 елның өченче кварталында ул 84 сумга арткан һәм 9752 сум тәшкил иткән. Бу хакта Татарстан премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте. Әйтик, документ буенча эшкә яраклы халык өчен яшәү минимумы хәзер 10 374 сум тәшкил итә. Төбәк Министрлар Кабинеты фикеренчә, Татарстан пенсионерларына 7910 сум җитә. Балага бу күрсәткеч 9891 сум тәшкил итә.
Моннан тыш, халыкның минималь куллану бюджетының яңа күләме - 16 791 сум билгеләнгән. Күрсәткеч 278 сумга арткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев