Татарстанның Сәламәтлек саклау министры вафат
Яңалыклар тасмасы

Татарстанның Сәламәтлек саклау министры вафат

Марат Садыйковка 53 яшь иде.

Марат Садыйков 1970 елның 27 гыйнварында Буада туган. Казан дәүләт медицина институтында «Педиатрия» белгечлеге алган. Медицина фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган табибы, «Сәламәтлек саклау отличнигы» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.

Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының дүртенче чакырылышының депутаты булып сайланган (2009–2014). Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче чакырылышының депутаты булып сайланган (2014–2018). 

Ул 2018 елның 14 февраленнән Татарстанның сәламәтлек саклау министры булып эшли.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


чир авыру сәламәтлек хокук полиция фаҗига

Нет комментариев