«Төннәр буе «Шәһри Чаллы»ны укып, фикер алышабыз»
Чаллының Комсомол районы инвалидлар җәмгыятендә торган өлкәннәребез : «Газетаның бер хәрефен дә калдырмыйча укып барабыз», – диләр.
Цифрлы технологияләр үсеш алса да, газеталарның кәгазь вариантын уку ихтыяҗы да зур әле. Интернет басма матбугатны алыштыра алмас, мөгаен. Тик бүген вакытлы матбугат чараларына эшләү җиңел түгел. Интернет газета-журналларны яздырып алучылар санын киметә, газетаны халыкка таратуда да кыенлыклар бар – күп җирдә почта хезмәткәрләре җитми. Ә менә өлкән буын газетаны кулга тотып укырга күнеккән.
– Инвалидлар җәмгыятенә 20 данә «Шәһри Чаллы» алдырабыз. Кайбер кеше газетаны үзе килеп ала, йөри алмый торган карт әби-бабайларга үзем таратып йөрим, – дип сөйли беренчел инвалидлар оешмасы рәисе Валентина Харитонова. – Белсәгез иде ничек шатланалар алар! Әйтеп бетереп булмый! Бөтен яңалыкларны шуннан белеп барабыз, нинди генә темалар күтәрелми бит! Әбиләр хикәяләрне, булган хәлләрне яратып укыйлар. Шундый укучылар булганда газета таратып йөрүне бер дә авырлыкка санамыйм.
Шәһәрдәшебез – 74 яшен тутырган Саимә апа Логинова да газетаны бик яратып укып баруын сөйләде. Саимә апа газетабыз уздырган чараларда да бик актив катнаша. Җәй көне Җиңү паркында, «Энергетик» мәдәният сарае каршында үткәргән пятачокларны да калдырмады ул, Сара Садыйкова исемендәге концертлар залына килде.
– Сезнең газета супер бит ул! Бик ошый. Мин үзем күп еллар инде шәһәрдә яшим. Авылны сагынам, шуңадыр авыл тормышы турында укырга яратам. Газетагызда андый сәхифә дә бар. Концертлардан, шәһәрдәге төрле чаралардан куелган фотоларны бик кызыксынып карыйм. Тормыш хәлләрен дә укыйм. Тик начар тәмамланган, күңелгә авыр булган вакыйгалар гына кәефемне төшерә. 90нчы елларда улым фаҗигале төстә вафат булды, авыр еллар иде ул... Шуңадырмы, начар хәбәрләрне авыр кабул итәм. Шушы газетаны укып онытылам, – дип сөйләде Саимә апа.
Саимә ханым белән аралашканнан соң Валентина Ивановна белән ГЭС бистәсенең иске районнарында яшәүче актив укучыларыбыз белән очрашуга киттек. Беренче йортта 84 яшен тутырган Роза әби Сәләхова яши. Без килгәндә әбекәй ихатасында йөри иде. Безнең килүебез аның өчен көтелмәгән булды.
– Газетаны укымаган кая ди?! Әле мин генә түгел, сезнең газеталарны җыеп барам да, аларны энем алып китә, аңардан тагын алып китеп укыйлар, миннән газетаны күршеләрем дә кереп ала. Бер генә тапкыр түгел, хәтта кабат-кабат укып чыгам. Файдалы киңәшләрне яратам. Валентина Ивановна турында да мактап әйтәсем килә. Әллә кайчан инде аның турыда газетада язсыннар иде дип хыялланып йөри идем. Шундый ярдәмчел бит ул. Чыгып йөрмә, газеталарны өеңә үзем китереп бирәм, дип әйтә. Бер бәйрәмнән калдырганы юк. Аллаһның зур рәхмәтләре яусын аңа! – ди ул.
– Минем эшем шул бит инде. Инвалидлар җәмгыяте рәисе булгач, сезнең тормышны ничек тә җиңеләйтергә тиештер мин, – ди Валентина Ивановна үзе тыйнак кына итеп. – Иганәчеләр газетага яздырдылар үзегезне. Вакытында бөтен мәгълүматны белеп торсыннар, кызыклы материалларны укып, беразга гына көндәлек тормыштан аерылып торсыннар дим, – дип өстәп куя.
Роза әби Сәләхова газетада басылган рецептларны кисеп, җыеп барганын да әйтте. «Җиләк сезонында – төрле кайнатмалар рецепты, чия вакытында компотларни ничек ябарга өйрәтәсез. Моның өчен аерым рәхмәт», – диде ул.
Валентина Ивановна белән тагын бер актив укучыбыз – Фәрит абый Кәримуллин янына киттек.
– Газетаны Валентина да китереп тора, зур рәхмәт аңа, кайвакыт сатып алып та укыйм. Тормыш иптәшем Тәнзилә дә газета укырга ярата. Нинди язмалар яратасыз дигән сорауга да төгәл генә җавап бирә алмыйм. Бер хәрефен дә калдырмыйм мин аның. Үзем шигырьләр язарга яратам, шуңадырмы, газетада шигырьләрне дә көтеп алам. Әби ачулана да кайвакытта, үзеңә кызык булган язмаларны гына укы, күзеңне сакла, ди. Ничек инде аны калдырасың, миңа бит аның барысы да файдалы, кирәкле дим! – дип сөйли 83 яшен тутырган Фәрит абый.
– Газета журналистларын да беләбез, – ди Фәрит абый. Исемемне әйткәч, минем язмаларны да укып баруын әйтте. Шундый укучыларыбыз булганда эшләргә дә эшләргә әле!
Валентина Ивановна инвалидлар җәмгыятендә торучы Лениза белән Радик Закировлар турында да искә алды. Бу гаилә «Шәһри Чаллы»ны укып кына калмый, язмалар буенча гел үзара фикер алышып торалар икән. Нурия Латыйпова, Антонида Садыйкова, Әлфия Гыйззәтуллина, Роза Усманова газетаны яратып укыйлар икән. Без сезнең белән көчле, хөрмәтле укучыларыбыз!
/ Гөлия Ибатуллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев