Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Тоткарланган хезмәт хакы өчен компенсация тиешме?

Юрист җавап бирә.

Газета укучыларыбызның сорауларына «Ваше право» юристлык агентлыгы җитәкчесе Руслан Шәймөхәммәтов җавап бирә.
Сорау:
– Электрик булып шәхси эшмәкәрдә эшлим. Ул еш кына хезмәт хакын берничә айга тоткарлый. Хезмәт килешүе төземәдек, аннан башка хезмәт хакын түләсен өчен җитәкчемә ничек тә булса тәэсир итә аламмы?
Җавап:
–  Әйе. Сезгә эшләгәнегезне һәм хезмәт хакыгызның күләмен исбатлар өчен мәгълүмәт җыярга кирәк – бу язышкан смс хәбәрләр, мессенджерларда язышуларның скриншоты, эштән китәкн элеккеге хезмәттәшләрегезнең шаһит буларак күрсәтмәләре булырга мөмкин. Әгәр хезмәт хакы банк картасына күчерелгән булса, банктан әлеге эш бирүчедән акча күчерү турында өземтә (выписка) алырга кирәк. Аннары прокуратура һәм хезмәт инспекциясенә хезмәтне саклау өлкәсендә закон бозу турында дәгъва (жалоба) язасыз. Алар да җитәкчегезгә тәэсир итмәсә, хезмәт хакын түләү һәм компенсаөия таләп итеп судка гариза язарга була. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: белгеч киңәше