Туңдырмалы бәйрәм оештырдылар (+фотолар)
«Чаллыбызда яшьләр, өлкәннәр өчен төрле чаралар оештыралар. Алар анда бер-берсе белән танышалар, дуслашалар. Нигә әле балалар бакчаларында да да шулай очрашып, дуслашмаска? Мин бу фикер белән үзебезнең 10нчы бистәдәге “Огниво” балалар үзәгенә мөрәҗәгать иттем. Алар бик теләп ризалаштылар,” – диде комплексның ТОС җитәкчесе Вера Захарова.
Бәйрәм “Огниво” балалар үзәге каршында узды. Анда әти-әниләрен җитәкләгән шат йөзле балалар җыелышты. Ике урында малай-кызчыкларга биткә – аквагримм, кулга рәсем ясадылар. Балалар үзләре дә асфальтка мел белән бизәкләр төшерделәр. Оештыручылар һәр кечкенә кунакка төрле төстәге (200 данә) шарлар өләшеп тә сөендерделәр. Сәхнә өлешендә исә бәйрәм концертты гөрләде. Балалар бакчасына йөрүче уңган-булган кечкенә җырчы һәм биючеләргә дипломнар тапшырдылар.
Вера Николевна барлык балаларны Халыкара балаларны яклау көне белән котлады. “Алар безнең киләчәгебез. Һәр кайсына җитәрлек игътибар бирү, лаеклы киләчәк буын итеп үстерү – ул безнең зур бурычыбыз, – диде.
Бәйрәм ахырында спонсорлардан кунакларга 250 данә туңдырма тараттылар.
Айзирә Бадикова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев