Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукай районы Теләнче-Тамак урта мәктәбе укытучылары театр уйнады - ФОТО, ВИДЕО

Үткән ялларда Тукай районы Теләнче-Тамак авылының мәдәният йортында урта мәктәп укытучылары Рабит Батулланың «Кичер мине, әнкәй» исемле моңсу комедиясен сәхнәләштерделәр.

Бу көнне залдагы һәркем артистларның башкару сәнгатенә карап, сокланып утыргандыр. Тамаша кылырга кеше дә бик күп килгән иде. 

Рабит Батулланың «Кичер мине, әнкәй» драмасы бүгенге тормыштагы вакыйгаларны, яшьләр арасындагы мөнәсәбәтләрне чагылдыра. Әсәрнең актуальлелеге, заманга аваздаш булуы һәм иң мөһиме – ана белән бала, гаилә әгъзалары арасындагы туганлык җепләренең бәйләнешен сурәтләү авторның зур табышы, казанышыдыр, мөгаен.

Теләнче-Тамак авылы үзешчәннәре моны аеруча да оста итеп күрсәтә белделәр.    

Төп рольләрнең берсе – Миңзифа ана образын математика фәне укытучысы Илмира Борһанова башкарды. Үзе дә әни кеше буларак ул аны залдагы һәркемнең күңеленә үтеп керерлек итеп уйнады.

Аның улы Миргаянны уйнаган Нурфат Яхин да сәхнәдә үзен чын артистлар кебек тотты. Бөтен сүзе үтемле, аңлаешлы иде. Спектакль ахырындагы «чыбыркы белән яру» вакыйгасы иң тетрәндергеч мизгелләрнең берсе булды. Миргаянның: «Менә минем анам кем. Минем анам – Миңзифа... Миңзифа минем туган анам булыр!», – дип өзгәләнүе бар назын, күңел җылысын, биреп тәрбияләп үстергән кешенең генә чын Ана булуын дәлилләүче сүзләр булып яңгырады. 

Миргаянның чын анасы Дилфүзә ролен гәүдәләндергән – мәктәптә хуҗалык эшләрен алып баручы Раушания Фасыйхова, Әбүбәкер – мәдәният йорты хезмәткәре Руслан Гобәйдуллин, Сәмидә – тарих укытучысы Рузилә Яхина, Гөлзирәк – рус теле һәм әдәбияты укытучысы Раушания Закирова, Имаметдин – 10нчы сыйныф укучысы Хәлил Борһанов, Кирам – Теләнче-Тамак авылында янгын сүндерүче булып эшләүче Айнур Калимуллин башкарган образлар да күңелләрдә озак сакланыр.

Әсәрне сәхнәгә куюга, музыкаль бизәлешкә башлангыч сыйныфлар укытучысы Энҗе Гыймазетдинованың да зур тырышлыгы кергән. 

«Спектакльне әзерләгән һәркемгә чын күңелдән рәхмәт әйтәм. Булдырдыгыз! Сез уйнаган образлардан көлдек тә, уйланып елап та алдык. Алга таба да бары тик уңышлар гына теләп калам», – дип сөйләде Теләнче-Тамак авылының урта мәктәбе директоры Лилия Исхакова. Шулай ук соклану һәм хөрмәт сүзләре белән Теләнче-Тамак авыл җирлеге башлыгы Рамил Нәҗметдинов та чыгыш ясады. Ул да, үз чиратында, артистларга рәхмәт әйтте. 

/ Гөлия Ибатуллина фотолары, видеолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

16

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев