Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тынычлык һәм үз-үзебезгә ышаныч күпме тора?

Болай эшләсәгез, тормышта килеп чыккан катлаулы хәлләр дә сезнең иминлеккә йогынты ясый алмас.

Еш кына: «Бәхет акчада түгел, ә аның күләмендә!» – диләр. Бу – бәхәсле фикер, ләкин акча һәм кыйммәтле әйберләрнең безгә тынычлык, үз-үзеңә ышаныч һәм сайлау мөмкинлеге бирүе бәхәссез. Аларны югалту белән бергә без тынычлыкны, үзебезнең мөмкинлекләребезгә ышанычны да югалтабыз. Матбугат чараларында көн дә: «Фатир янды...», «Пенсионерның фатир документлары югалган » һәм башка баш астында мәкаләләр басыла.

«Камкомбанк» ҖЧҖ үз клиентларына кыйммәтле әйберләрне һәм документларны банкның сейф ячейкаларында сакларга киңәш итә. Болай эшләсәгез, тормышта килеп чыккан катлаулы хәлләр дә сезнең иминлеккә йогынты ясый алмас. Тынычлык һәм үз-үзеңә ышанычны көненә 30 сумга банктан алып була. (сейф ячейкасын бер елга рәсмиләштергәндә)!

Депозитар ячейкалар банк бинасында махсус сак системасы белән  җиһазланган урынга (депозитарии) урнаштырыла. Гадәттә, алар ике йозакка бикләнә. Ачкычларның берсе клиентта, икенчесе банкта була. Ячейканы клиент банк хезмәткәре белән бергә генә ача ала.

Сейфта саклау тулысынча конфиденциаль, банк сейфта саклана торган милекне тикшерми һәм моны сер итеп саклауны гарантияли. Әмма ячейкага сакланырга тыелган предметлар куелмый. Сейфны һәр ачу махсус журналда теркәлеп бара. 

Банк куркынычсызлык хезмәтенең ячейка урнашкан җиргә керергә теләүчегә таләпләре катгый. Бу кагыйдәләр арендаторлар һәм банк хезмәткәрләренә бердәй кагыла. Соңгыларының махсус рөхсәте булырга һәм аны беренче таләп итү белән күрсәтергә тиешләр. Тулырак мәгълүматны www.kamkombank.ru сайтыннан алырга була.

Фото банк сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсионер камкомбанк саклык