Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшәүче ир-ат уенчык аркасында кулсыз кала язды

Вакыйга Мәләкәс аръягында булды.

Иртәнге якта 25/03 йортында янгын сүндерүчеләр эшләде. Фатирларның берсендә янгын чыга. Балалар уенчыгының зарядка җыйдыру җайланмасына ут каба. Соңыннан ковёрга, өй җиһазларына күчә. 36 яшьлек әти кеше, коткаручыларны көтмичә, янгынны үзе сүндерә башлый. Кулы пешә. Зыян күрүчеләр бүтән юк.

Хәзерге вакытта салынган зыян күләме ачыклана. Бәхеткә, мөлкәт иминиятләштерелгән булган. Янгын сүндерүчеләр әйтүенчә, янгынның беренчел сәбәбе - электр приборларын кулланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 01 янгын ут мчс коткару