Украинадан күчеп килергә мәҗбүр булган балаларга бәйрәм - фотолар галереядә
Моннан тыш, һәр балага «Эссен продакшен» һәм Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы коллективыннан бүләкләр тапшырыла.
Бүген халыкара балаларны яклау көне. Шул уңайдан Чаллының эшлекле хатын-кызлар союзы Донбастан Чаллыга күчеп килергә мәҗбүр булган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен театраль тамаша оештыра. Ул бүген 17 сәгатьтә «Камазжилбыт» кунакханәсендә була. Биредә әти-әнисе белән 22 бала яши. «Моннан тыш, һәр балага «Эссен продакшен» һәм Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы коллективыннан татлы бүләкләр тапшырыла. Без балаларны үзебезнең музейларыбызга чакырабыз. Көне билгеле булгач, автобус җибәрәбез, аларны каршы алып музейларда йөртәбез. Ашатабыз. Аннары кире кайтарып куябыз. Кыскасы, алар өчен онытылмаслык күңелле бәйрәм ясыйбыз. Кечкенә балаларның әти-әниләрен дә чакырабыз», – ди Чаллының эшлекле хатын-кызлар союзы җитәкчесе, Алабуга музей-тыюлык генераль директоры, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзадә Руденко.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев