Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Укытучыларга хезмәт хакы түләү системасының яңа проекты эшләнә

Сочида узган Гомумроссия мәгариф профсоюзы Бөтенроссия семинар-киңәшмәсендә министр 2020 елга педагоглар өчен профессиональ стандарт өстендә (укытучы вазифасын әйдәп баручы, өлкән һәм укытучы вазифаларына бүлү) эшләү тәмамланачак дип белдерде. "Вазифалар системасын бүлгәләү педагогка йөкләнгән башкарыла торган бурычлар, функцияләр катлаулылыгына һәм җаваплылык дәрәҗәсенә бәйле. Боларның барысын да профессиональ стандартка теркәү планлаштырыла", -...

Сочида узган Гомумроссия мәгариф профсоюзы Бөтенроссия семинар-киңәшмәсендә министр 2020 елга педагоглар өчен профессиональ стандарт өстендә (укытучы вазифасын әйдәп баручы, өлкән һәм укытучы вазифаларына бүлү) эшләү тәмамланачак дип белдерде. "Вазифалар системасын бүлгәләү педагогка йөкләнгән башкарыла торган бурычлар, функцияләр катлаулылыгына һәм җаваплылык дәрәҗәсенә бәйле. Боларның барысын да профессиональ стандартка теркәү планлаштырыла", - дип белдерә министр сүзләрен "ТАСС".

Семинарда министр укытучыларга өстәмә эшләр йөкләмәүне сорады һәм бу тәкъдимнәрнең үтәлүен таләп итәчәген өстәде. Аның сүзләренчә, укытучының өч документы булырга тиеш, алар - эш программасы, сыйныф журналы һәм көндәлек, әмма өстәмә документларны тутыру турындагы карарны мәктәпләр үзләре кабул итәчәк.

Россия мәгариф һәм фән министры педагогның хезмәт хакының база өлеше гомуми эш хакының 70 процентын тәшкил итәргә тиеш, ә стимуллаштыру өлеше - 30 процент дип белдерде. Моннан тыш ул укытучыларның хезмәт хакы төшү төркәлгән төбәкләр белән катгый эшләргә вәгъдә итте. Аның сүзләренчә, 21 төбәктә хезмәт хакы төшү, ә 64 төбәктә арту теркәлгән. Хәзергә Россия буенча уртача хезмәт хакы 36,8 мең сум тәшкил итә.

Агымдагы елда яңа вазифага керешкән Васильева мәктәп системасына төрле яңалыклар кертү белән актив шөгыльләнә. Элегрәк ул сыйныф бүлмәсен укучыларга җыештырту, шулай ук астрономия һәм класстан тыш укуны кертү тәкъдимнәре белән чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев