Утырган килеш үлгән
Яңалыклар тасмасы

Утырган килеш үлгән

Үлем сәбәбе билгеле түгел.

Кичә кич яңа шәһәрнең 18/11 йорты яныннан узып баручы кеше эскәмиядә гадәти булмаган позада утырган ирне күреп, ашыгыч ярдәм хезмәте белән полициягә хәбәр иткән.

Ашыгыч ярдәм хезмәте ирнең бер сәгать элек үлгәнен раслаган.

Тикшерү барышында 48 яшьлек ирнең шул бистәдәге күрше йортта яшәве билгеле булган. Ул рәсми рәвештә беркайда да эшләмәгән.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


үлем-китем

Нет комментариев