Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Үзмәшгульләр пенсиягә иртәрәк чыга ала

Моның өчен билгеле шартларны үтәргә кирәк

  Үзмәшгуль ир-атлар 65, хатын-кызлар 60 яшьтән үк картлык буенча пенсиягә чыга ала. Моның өчен аларның 15 еллык  иминият стажы, 30дан да ким булмаган шәхси пенсия коэффициенты (ШПК) тупланырга тиеш.  

        Үзмәшгуль гражданнар бары һөнәри керемгә генә салым түлиләр. Шул ук вакытта алар, Россия Социаль фондының ТР бүлегенә ирекле иминият кертемнәре түләп барып, булачак пенсияләрен мөстәкыйль рәвештә формалаштыра алалар. Бүгенге көндә республикада үз-үзләрен эш белән тәэмин итүче 12 меңнән артык кеше шундый кертемнәр түли.

         Взнослар түләүче буларак теркәлү өчен ТР буенча Социаль фонд бүлегенә гариза бирергә кирәк. Гаризаны «Минем салым» мобиль кушымтасы ярдәмендә дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша юлларга, документларны почта аша җибәрергә яки фондның төбәк бүлеге клиент хезмәтенә илтеп тапшырырга мөмкин.

       2026 елда “Һөнәри керемгә салым” режимын кулланучы үзмәшгульләр өчен иминият кертемнәренең минималь суммасы 71 525,52 сум тәшкил итә. Бу сумманы түләгән үзмәшгуль кешегә бер ел иминият стажы һәм 1,090 ШПК исәпләнә.

         Түләнгән сумма теркәлгән күләмнән азрак булган очракта стажга түләнгән суммага  пропорциональ чор гына кертелә. Ирекле кертемнең максималь күләме 572 204,16 сумга тигез, бу  суммага 8,720 ШПК туры килә. Взносны  тулысынча берьюлы да,   ел дәвамында өлешләп тә күчерергә мөмкин, әмма акчаны агымдагы календарь елның 31 декабренә кадәр түләп бетерергә  кирәк.
              Өстәмә мәгълүмат алу өчен 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. (төбәк линиясе тәүлек буе эшли, шалтырату бушлай).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев