Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры: «Гади вакыт түгел. Куркынычсызлык чараларын көчәйтергә кирәк!»

Ут сак булуны таләп итә.

Шәһәрдә янгынга каршы режимның якынча нәтиҗәләре игълан ителде. 

2023 елның язгы чорында Чаллыда коры үлән яндыруның – 42, ачык мәйданда чүп-чар яндыруның 15 очрагы теркәлгән. «Чүп-чар һәм коры үлән яндыру очраклары Комсомол һәм Автозавод районнарында булды. Бу билгесез кешеләрнең ут белән саксыз эш итүе аркасында килеп чыкты», – диде РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча 15нче бүлек башлыгы, майор Алмаз Мифтахетдинов.

Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан шәһәрдә профилактика эшләре алып барыла. Таләпләрне үтәмәүчеләргә карата 50 мең сумлык 10 беркетмә төзелгән. 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев коры үләнне яндыру буенча кисәтү чараларын көчәйтергә кушты. «Гади вакыт түгел. Ваемсызлык аркасында кешеләрне, матди-техник ресурсларны югалтуга юл куя алмыйбыз. Кешеләр күп була торган объектларда һәм сәнәгать предприятиеләре территорияләрендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча эшне тиешле дәрәҗәдә оештыру зарур», – диде ул. 

Зөлфия Галим
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 01 янгын ут мчс коткару