Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Вакцина ясатырга кирәк!

Бер атна эчендә авыручалар саны 337гә артты

Коронавирус белән авыручылар саны узган атнада 875 булган. Ә аңа кадәрге атнада 538 кеше әлеге куркыныч чирне йоктырган иде. «Бер атна эчендә авыручалар саны 337гә артты. Бу республикадагы уртача күрсәткечтән 6,3%ка түбән», - диде шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев. Белгеч әйтүенчә, бу лабораториядә расланган күрсәткечләр генә. Чынлыкта авыручылар саны күбрәк. Табиблар, вакцина ясатсаң, бу авыруны өзлегүләрсез үткәреп була дип саный.
Баш санитар табиб шәһәрдәшләрне гриппка каршы да вакцина ясатырга чакырды. Коллектив иммунитетка ирешү өчен 336 396 кешегә гриппка каршы прививка ясатырга кирәк. Алар арасында – 5137 студент, 8500 – 65 яшьтән узган өлкәннәр, 293 –  хәрби хезмәткә чакырылучы егет, 800 – йөкле хатын, 46 000 хроник чирле кешеләр бар. 
Шәһәрдә коронавируска һәм гриппка каршы вакцина җитәрлек. Табиблар аны сентябрь-октябрь айларында ясатырга киңәш итәләр. Илгизәр Бариев: «Вакцина – авыруларны җиңү, чирне йоктырган очракта җиңел үткәрү өчен бердәнбер нәтиҗәле чара», – дип, шәһәрдәшләрне вакцина ясатырга чакырды. Шифаханәләрдә әлегә чират юк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вакцина коронавирус