Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда ачык бассейнлы һәм мунчалы спорт комплексы барлыкка киләчәк

Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев сәламәтлек саклау, мәдәният һәм спорт учреждениеләре объектлары төзелеше һәм ремонт эшләренең барышын бәяләде.

 Ул Габдулла Тукай яр буе һәм В.Гостев урамында төзелә торган спорт клубын карады. Проект буенча өч катлы бина 13мунчалы һәм ел әйләнәсендә ачык һавадагы бассейнлы заманча спорт комплексы булып тора. Объект муниципаль-шәхси партнерлык шартларында төзелә.

 

 

«Безнең Чаллы инвесторы Евгений Вайнер үз командасы белән әлеге объектка 400 млн сумга якын финанс ярдәме көтә. Бу – Россиядә беренче муниципаль-хосусый партнерлык объекты. 60 кеше эшләячәк объект барлыкка килә. Ул шәхси финанс акчасына социаль әһәмияткә ия объект төзелүе яхшы. Шәһәрдә ял итү өчен спорт объектлары җитми», – дип билгеләде мэр.

 

Бинада 40 кардиотренажерлы зур зал, адаптацион тренажерлар, велотренажерлар һәм степперлар белән универсаль зал, көч җиһазлары һәм көрәш белән шөгыльләнү өчен заллар урнашачак. Шулай ук ял итү зонасы, балалар бассейны булган күңел ачу зонасы, функциональ диагностика кабинеты, массаж студиясе, фитнес-бар булачак. Сәламәтләндерү процедураларын термаль зонада алырга була, ул үз эченә мунча, хаммам, джакузи комплексын ала.

 

Евгений Вайнер сүзләренә караганда, спорт залларында Италиянең югары сыйфатлы һөнәри җиһазлары урнаштырылачак: «Моннан тыш, партнерлык шартлары буенча без ташламалы категориядәгеләргә бушлай хезмәт күрсәтәчәкбез. Бу аз тәэмин ителгән категориядәге кешеләр өчен төркемле һәм реабилитация дәресләре булачак: йога, растяжка. Мондый спорт үзәген без ГЭСта булдырырга телибез», - дип сөйләде ул.

 

 

 

Спорт комплексын киләсе елда тапшырырга планлаштыралар. Бүген төзүчеләр фитнес-үзәк бинасы каркасын төзеделәр, җылылык һәм су бүлү челтәрләрен көйләделәр. Термаль зонаны төзүне 2020 ел ахырына тәмамларга уйлыйлар.

 

Шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев шулай ук «Энергетик» мәдәният сараеның ремонт эшләре барышын да тикшерде. Учреждение директоры Гөлзада Разаева, капиталь ремонтка карамастан, мәдәният сарае ябылмый, дип сөйләде. Әйтергә кирәк, төрле түгәрәкләрдә өч меңнән артык кеше шөгыльләнә. Күп кенә коллективлар юбилейларын билгеләп үтә.

«Безнең бурыч – Татарстан Республикасы президенты ярдәме белән - бу объектларны тиешле халәткә китерү. Бу сәламәтлек саклау объектлары, шул исәптән йогышлы авырулар хастаханәсе, «Олимпийский» спорт комплексы белән беррәттән, «Энергетик» мәдәният сарае, «КАМАЗ» мәдәният сарае», – дип билгеләде Наил Мәһдиев.

Концерт залында кәнәфиләр шулай ук төзекләндереләчәк, әмма яшел төстә булачак. Бинаны төзекләндерү өстендә 102 кеше эшли.

Биредә ремонтны Феликс Бәхтигәрәев җитәкчелегендәге "Медик" компаниясе башкара.

Аннары Наил Мәһдиев "Республика клиник онкология диспансеры" Яр Чаллы филиалы төзелешен карады. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, медицина учреждениесе төзелешенә федераль бюджеттан 1,3 млрд сум бүлеп биреләчәк. Проектның гомуми бәясе 2 млрд сумнан артык, шуның 643 млн сумы җиһазлар сатып алуга тотылачак.

Онкология үзәге ике блоктан торачак: алты каттан торган амбулатор һәм өч катлы радиологик корпустан. Бүген объектта радиология корпусының икенче катын монтажлау, амбулатор корпусның 1-2 катында ябу плитәләрен монтажлау эшләре бара.

 

 

 

 

 

http://nabchelny.ru/news/38711

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев