Яр Чаллыда "Россия эше" кадрлар үзәге тугыз меңгә якын вакансия тәкъдим итә
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда "Россия эше" кадрлар үзәге тугыз меңгә якын вакансия тәкъдим итә

Хәзерге вакытта Яр Чаллыда эшсезләр сыйфатында 1 420 граждан теркәлгән. Ел башыннан кадрлар үзәгенә эш эзләү максатыннан 8 953 кеше мөрәҗәгать итте.

Ел башыннан 7 042 кеше эшкә урнаштырылган.
«Эшсезлек буенча пособиегә 117 млн 503 мең сум акча тотылган. Хәзер 209 кеше белем ала һәм исәптә тора», - дип сөйләде "Россия эше" кадрлар үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова.
Бүген кадрлар үзәгенең мәгълүматлар базасында 8 990 вакансия бар. Шәһәрнең 1 147 предприятиесе «Россия эше» порталында теркәлгән.

Фото: http://nabchelny.ru/

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


атналык киңәшмә

Нет комментариев