Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яшел Үзән футболчылары Татарстан чемпионнары булды.

Гомумән чемпионлыкка дүрт команда дәгъва итте. Бүген Колотов исемендәге стадионда ир-атлар командалары арасында футбол буенча Татарстан чемпионатының финал стадиясендә финал уены узды.

. «СШ N3 — Авангард» Яшел Үзән командасы Түбән Кама «Шинник» командасын кабул итте. Яшел Үзән егетләре Татарстан чемпионнары булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Гомумән чемпионлыкка дүрт команда дәгъва итте. Турнир таблицасында урыннар ничек аерылуга Яшел Үзәндәге уен нәтиҗәләреннән генә түгел, Чаллы һәм Казан матчларыннан да бәйле булган. Чемпион булган интрига барлык өч матчта да финал сыбызгысына кадәр сакланган.

«Шинник»ны ышанычлы җиңеп һәм көндәшләренең хаталарыннан файдаланып, Яшел Үзән егетләре, республика чемпионнары исемен алып, беренче урынны яулады.

«Катлаулы сезон һәм катлаулы эпидемия вазгыяте шартларында егетләр чемпионлыкка юлда күп көч куйды. Тренерлар составына һәм барлык футболчыларга рәхмәт белдерәсем килә, һәм лаеклы җиңү белән котлыйсым килә!» — ди 3нче спорт мәктәбе директоры Артур Камалеев.

 

Чыганак: Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев