Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яз һәм хезмәт бәйрәмен көтәбез

Шәһәрдә 1 майда традиция буенча Тукай яр буенда - “коры”, ә Энтузиастлар бульварында музыкаль фонтаннар эшли  башлый.

Быел коронавирус инфекциясе таралу куркынычы булганлыктан, шәһәрдә демонстрация һәм зур мәдәни чаралар булмаячак. Шуңа да карамастан, ул барыбыз өчен дә көтеп алынган көн булып кала бирә.

Шәһәр халкының күбесе ял көннәрендә бакча участокларында  эшләячәк. Бакчачылар арасында кишер, суган, редис утыртучылар да бар инде. 1 майда  бакчаларга автобуслар китә. Автобус маршрутларының расписаниесе  белән 6нчы биттә таныша аласыз.

Авылларда да эш гөрли, зиратларда өмәләр үткәрәләр, бакчаларда утыртылачак яшелчәләр өчен җир эшкәртәләр, түтәлләр әзерлиләр.

Шәһәрдә 1 майда традиция буенча Тукай яр буенда - “коры”, ә Энтузиастлар бульварында музыкаль фонтаннар (Энтузиастлар бульварында ул  17 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр), Яңа шәһәр һәм ГЭС бистәсендәге паркларда аттракционнар эшли  башлый.

 “Энергетик” мәдәният сарае коллективы тамашачыларны 11 сәгатьтә “Сидоровский” паркына бәйрәм программасын карарга чакыра. Көндезге 12дә “Азатлык” мәйданында шәһәр иҗат коллективлары бәйрәм концерты күрсәтә. Шунда ук “Ирекле сәхнә” бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы була. Оештыручылар фикеренчә, картиналар галереясе, балалар театр сәнгате мәктәбе, үзәк китапханә һәм “Нур” яшьләре үзәге коллективлары оештырган интерактив мәйданчыклар да шәһәрдәшләр күңеленә хуш килер.

“Җиңү” паркында бәйрәм көндезге 12дә башлана. Биредә “Эврика” мәдәният үзәге һәм “Чишмә” халыклар дуслыгы йорты иҗат коллективлары чыгыш ясый. Кыскасы, кайда гына булсагыз да, саклык чараларын истән чыгармыйча, ялларыгызны файдалы һәм күңелле үткәрегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәймәм чаллы