Җырчы Сәрия Нәбиуллина Казанга китте
Яңалыклар тасмасы

Җырчы Сәрия Нәбиуллина Казанга китте

Анда республикакүләм чара узачак.

Бүген Казанда “Халык җәүһәрләре” фестивале уза. Рәшит Ваһапов исемендәге фонд оештырган бу чарада талантлы үзешчән башкаручылар чыгыш ясый. Музыкаль белемнәре булмаса да, алар тамашачы мәхәббәтен яулаган. Чарада Чаллыдан Сәрия Нәбиуллина да катнаша. Ул тамашачылар өчен Рөстәм Яхинның “Ялгыз агач”,  “Авыл көен” әзерләде. Аны танылган продюсер Рифат Фәттахов үзе чакырган.

Концерт Салих Сәйдәшев исемендәге мәдәният үзәгендә 19 сәгатьтә башлана.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


татар эстрадасы

Нет комментариев