Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Заманча домофоннар кыйммәткә төшәчәкме?

1 октябрьдән домофон өчен түләү системасы үзгәрә.

Чаллыда домофоннар өчен түләү системасы үзгәрә. Шәһәрнең башкарма комитеты җитәкчесе Фәрид Сәләхов шуңа кагылышлы яңа карарны имзалады. Моңарчы һәркем домофон өчен ай саен 25 сум түләсә, хәзер түләү фатир мәйданыннан чыгып исәпләнәчәк. 1 кв.м. өчен 55 тиен. 
Санап карыйк әле. Бер бүлмәле фатир 33 кв.м. тирәсе. Димәк, ай саен домофон өчен 18,2 сум түлисе була. Ике бүлмәле фатиры (54 кв.м. тирәсе) булганнар 29,7 сум түләячәк. Өч бүлмәле фатир хуҗаларына заманча домофон 40 сумга төшәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акыллы домофон