Яңалыклар тасмасы

Зиратларны бергәләп төзекләндерделәр

54нче гимназиянең директор урынбасары Фәнисә Салахиева авылдашларының бердәмлеге турында сокланып сөйләде.

«Туган авылым Чирмешән районы Бәркәтә авылында 2 кибет, мәктәп, клуб эшли. Безнең авылда элеккеге традицияләр яши. Зур эшләрне өмәләр оештырып, бергә башкарабыз. Мәчет бар, халык йөри. Балалар мәйданчыгы төзеделәр.Чишмәләрне төзекләндерделәр. Авыл халкы авылыбызны төзекләндерү, зиратларны тәртиптә тоту буенча бергә бик күп эш башкарды.  Авыл гына түгел, районыбыз да үсә. Бу – җитәкчеләрнең, халыкның туган як язмышына битараф булмавының нәтиҗәсе. Авыл зиратларын төзекләндерүдә туганым Ринат Гыйләҗев башлап йөрде. Аның идеясын район башлыгы Рамил Айбатов хуплады, үз ягыннан ярдәм итте, эшләр барышы белән танышып торды», – ди ул. 

«Зират – изге урын. Анда авылыбызда яшәгән һәм яшәгән һәркемнең әби-бабасы, әти-әнисе, туганнары, якыннары, дуслары җирләнгән. Иртәме соңмы һәрберебез мәңгелек йортка – шунда барачак. Йорт булгач ул чиста, каралган  булырга тиеш. Мәңгелек йортыбызны чистарту, янарту, тәртиптә тоту – безнең изге бурычыбыз гына түгел динебезгә, милләтебезгә карата  хөрмәт, гореф-гадәтләребезне баетуда да изге адым булып тора. Былтыр сентябрь аенда башлаган изге эшебезне тәмамладык дисәк тә була. Югары оч зиратының ике капкасын гына ясарга калды», – ди Ринат әфәнде.

Бу эшкә авыл халкы да, авылдан чыккан кешеләр дә акчалата ярдәм итә. Эшләрне бергәләп башкаралар. Барлыгы 710 мең сум сәдака жыелган. Калган акчага гербидцид һәм башка кирәк-яраклар алырга тоталар.  Бәрәктәлеләр ял көннәрендә 20шәр кеше җыелып зиратлардагы 480 метр иске коймаларны сүтеп, яңа койма куйганнар. Түбән һәм югары оч зиратлары, ике мәчет урыны – 1320 метр яңа койма тотканнар. Аръяктагы иске зиратны чистартып, буяганнар. 

«Өмәдә катнашкан, акчалата ярдәм иткән авылдашларга рәхмәт. Техника  hәм белән булышкан авылдашлар –  Азат Шагитов, Марат Сәйфетдинов, Равил Гирфанов, Илһам Мусин, Фәнис Морзаханов, Илнар Батгетдинов, Хәлил Кашапов, Минсәгыйт Гайфетдинов, Ленар Нурмөхәммәтов, Рәфис Мусн, Фәнил Мөхәмәҗанов, Илдар Абдуллин, Рифкать Әхмәтҗанов, Хафиз Миргалимов, Радик Әхмәтҗанов. Бетон болгату техникасы белән  Акдәс Миргалимов, Ринат Закиров, генератор белән Радик Галиев булышты. Фәргат Мифтахов, Әмир Нуриев, Рамил Минһаҗев эретеп ябыштырдылар. Өмәнең беркөнен дә калдырмаган Азат Минхаеров белән Тәнзилә Галимовага да рәхмәтебез зур. Кемдер сәдака бирде, кемнәрдер акча да бирде, эш тә эшләде. Изге эштә катнашкан һәркемгә Аллаһы Тәгалә әҗер-савапларын, чиксез рәхмәтен  бирсен. Үзләренә һәм  якыннарына, исәнлек-саулык, тыныч тормыш телим. Өйләрендә бәрәкт булсын, киләчәктә дә бергә һәм бердәм булыйк», – ди Ринат Гыйләҗев. 

Фотолар Фәнисә Салахиевадан алынды
 


төзекләндерү зират 54нче гимназия Рамил Айбатов

Нет комментариев