Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Киңәш-табыш

Бөтнек ютәлдән коткара

Киңәш-табыш.

Бөтнек эфир майларына бай. Ул күңел болгануны киметергә, организмны уятып җибәрергә һәм ашкайнатуга ярдәм итә.
Бөтнек кушып ясалган үлән чәе – сәламәтлек өчен файдалы эчемлек. Хуш исле чәй мунчадан соң бик файдалы.
Ә менә лимонлы чәйнең файдасын көчәйтү өчен, җылымса чәйгә бал өстәргә була. Бөтнек яки гөлҗимеш кушылган эчемлек антиоксидант активлыгын арттыра.
Ютәл төшкәндә дә борынгылар бөтнек үләненең файдасын күргән. Эвкалипт яфрагы яисә бөтнек белән даими ингаляция ясау каты ютәлне дә басарга булыша. Әлеге үләннәрнең эфир маен да кулланырга була.
Бу шифалы үсемлекнең яфракларын кышкылыкка киптереп, хәтта туңдырып та саклап була.  Иртән рәхәт итеп уянырга кирәккәндә чәйне бөтнек салып пешерегез. Ә инде нервыгызны тынычландырырга теләсәгез чәйге мелисса белән чәй эчегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Файдалы киңәш