Җиләкле галета (ачык пирог)— 30 минутта!
Гүзәл Миңнехановадан тиз әзерләнә торган, җиңел рецепт
Камыр: 170г он + 90г май (уып) + тоз + 4 кашык салкын су, шикәр өстәргә була. Басабыз да 30 минутка суыткычка куябыз
Эчлек: Җимешләрне (груша, нектарин, алма , теләсә нинди җиләк салырга була) турыйбыз + 1 ч.к. крахмал + 2 аш к. шикәр.
Җыябыз: Камырны җәергә, уртасына — эчлек, читләрен бөгәргә.
Фишка: Читләрен йомырка сарысы белән сылап, шикәр сибәргә.
Духовкага: 180-200° — 20-30 минутка.
Туңдырма белән ашарга киңәш итәм!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев