Күрәзәче үсемлекләр
Күп кенә үсемлекләргә карап, һава торышының нинди буласын фаразлап була икән.
Тырнак гөл таҗларын иртән иртүк ачса – көн аяз булыр, төштән соң гына ачса – яшенле ягыр көтәргә кирәк.
Тузганак чәчәге йомылса – яңгыр көтелә.
Яңгыр алдыннан миләүшә (фиалка) чәчәгенең сабагы бөгелә.
Эт эчәгесе яңгыр алдыннан таҗын яба, ә иртәгә аяз буласы көнне, хәтта болытлы вакытта да ача.
Абага яфраклары аска таба бөтерелеп килсә – иртәгәсен аяз, җылы көн туар.
Каштан агачы яфраклары яңгыр алдыннан күп күләмдә лайлалы сок бүлеп чыгара. Кызыл бөрлегән яфраклары аска таба бөтерелсә – аяз, җәелсә – яңгыр явар.
Җил агач яфракларының астын өскә таба әйләндерсә – яңгыр явар.
Сары умырзаяның (утчәчәк) чәчәкләренә яңгыр алдыннан күбәләкләр куна. Әгәр кунмаса – һава аяз була.
Әгәр игътибар белән тыңласаң, давыл алдыннан нарат зыңгылдый, ә имән ыңгыраша.
Чүп үләне булган йолдызак чәчәкләре иртәнге сгать тугызларда ачылып, көндезге дүртләргә кадәр ачык торса – иртәгесен көн матур була. Әгәр йолдызак чәчәкләре иртәнге сәгатьләрдә ачылмаса, көндез яңгыр явар.
Өрәңге яфраклары яңгыр алдыннан 3-4 тәүлек алда “яшь коя” башлый.
Күрән (саз кыягы) чәчәге яңгыр явуга бер көн кала ябыла.
фото: https://loon.site
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев