10 август 2022 яңалыклары
-
«Шәһри Чаллы»да иман дәресләре (2 дәрес)
Бүген исә иманның шартларын карыйбыз һәм баганаларын өйрәнә башлыйбыз.
-
«Минем уңыш» бәйгесенең өченче катнашучысы
«Минем уңыш» бәйгесенә фотолар килә башлады.
-
«Минем уңыш» бәйгесенең икенче катнашучысы
Уңган кешеләр!
-
Айфоннар урлап баемакчы булган
Җиңел генә баемакчы булган шофер 628 мең сумлык бурычка бата. Аңа карата урлау маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла. Әлегә аңа шәһәрдән чыгарга ярамый.
-
Артистлар театрдан киткән
Артистларның бу гамәлен театрда хупламыйлар. «Олег Кинҗәгулов – көчле, талантлы режиссер. Ул яшьләрне үстерү өчен бар көчен дә куя. Винер белән Зәринә театрдан китеп хаталандылар», – ди өлкән буын артистлар.
-
Түбән Каманың иң өлкән блогерын соңгы юлга озаттылар
9 августта Түбән Каманың танылган блогеры – 87 яшьлек Фәния Зиннәтшинаның (nenei_tatar) йөрәге тибүдән туктады. Бу турыда социаль челтәрләрдә аның оныгы, шулай ук блогер Альбина хәбәр итте.
-
Чаллыдагы бер гаилә лотореяда зур сумма откан
Отыш акчасына алар шәһәрдән читтә җир участогы алырга планлаштыра.
-
Аякларыгыз шешенсә...
Кичкә аяклар шешенсә, тозлы су әзерләгез. Тазга кайнар су агызып, 200 грамм тоз (диңгез тозы яхшырак) салып эретергә.
-
Лилия чәчәкләрен кайчан күчерергә?
Лилияне, чәчәк атып бетергәннән соң, август-сентябрьдә күчерергә кирәк.
-
Чаллы рәссамы Кипрда үлгән
Вадим берни әйтмичә, өеннән чыгып киткән, ике көннән соң үле гәүдәсен генә тапканнар...
-
Пятачокта унбиш ел күрмәгән дусларны очраттык!
Алмаз Мәһәдиев «Шәһри Чаллы» пятачокларына фотограф буларак килә. 4 августта үткән бәйрәм аның күңеленә аерата кереп калган. Тәэсирләрен ул газета укучылар белән дә уртаклашты.
-
Карбыз ашап реанимациягә эләккән
Мәскәүдә бер ир-ат карбыз ашаганнан соң реанимациягә эләккән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
-
Татарстан урманнарына гадәттән тыш янгын куркынычы янау турында игълан ителде
“Татарстан урманнарында 10 августтан 20 августка кадәр – бик зур (IV класс), кайбер районнарда – гадәттән тыш янгын куркынычы (V класс) игълан ителде”, – диелә Гидрометеоүзәк хәбәрендә.
-
Наил Мәһдиев чаллылыларны Шәһәр көне белән котлый
Хөрмәтле чаллылылар! Сезне ихластан Яр Чаллы шәһәре көне белән котлыйм!
-
Җиләкне августта күчерәләр
Бакча җиләген бер урында дүрт ел гына үстерәләр. Картайган җиләклекнең уңышы начар, ә җимешләре вак була.