Табиб Гөлсәрия Абдуллинадан киңәшләр
Газета укучыларыбызга Л.Ганиева исемендәге 4нче шифаханәнең тәҗрибәле табибы Гөлсәрия Абдуллина киңәшләр бирә.
Томаудан ничек котылырга?
Томау төшкәне сизә башлауга тиз арада аякларны җылытырга кирәк. Йоклар алдыннан аякларны башта горчица кушылган кайнар суда тотарга, аннары тиз генә салкын су коеп, яхшылап сөртергә һәм оекбаш киеп, юрган ябынып ятыгыз. Болай эшләгәндә салкын тиюне җиңел генә үткәреп җибәрергә дә була. Өйдә йон оекбаш эченә горчица порошогы сибеп киеп йөрсәң, томау тиз үтә.
Борынны берничә кат чәй содасы кушылган җылымса су белән юыгыз. Ромашка төнәтмәсе яисә ак чыршы мае тамызылган кайнар су белән ингаляция ясау да - авыруга каршы нәтиҗәле чара.
Тамак кымырҗый башласа...
Тамакны көненә берничә тапкыр үлән төнәтмәсе белән чайкатырга кирәк.
“Авыруларым ромашка, шалфей яки тырнак гөле төнәтмәсенең ярдәмен тиз сизәбез”, - диләр. Моның өчен стаканга бер аш кашыгы үлән салып, өстенә кайнап торган су коясың да 15 - 20 минут каплап тотасың. Муенга компресс куюның да файдасы бар: марля кисәген җылытылган көнбагыш маена манып аласың да, авырткан урынга ябасың. Өстенә балавызлы кәгазь яисә пленка каплап, җылы шарф белән уратып куясың. Ләкин бу ысул балга аллергиясе булган кешеләр өчен түгел.
Ютәл
Бер баш суганны вак кына турап, чәй пешергән кебек, өстенә кайнар су коеп, биш минут чамасы каплап тотасың. Шуны ике өч минут эчендә аз-аз йотымнар белән эчеп куясың. Бал, глицерин һәм лимон сутын бертигез алып, яхшылап бутарга һәм көненә өч тапкыр берәр чәй калагы кабып куярга киңәш ителә. Эвкалипт яфрагы яисә бөтнек белән даими ингаляция ясау каты ютәлне дә басарга мөмкин. Бу үләннәрнең эфир маен да кулланырга була. Озакка сузылган ютәлне фенхель (укропның бер төре) салып кайнатылган сөт белән йомшартырга була. Аны йоклар алдыннан йотымлап кына эчәргә кирәк.
Температурны ничек төшерергә?
Тән температурасы күтәрелү - организмның саклану реакциясе ул. Ялкынсыну процессы башлануга ук организмда пирогеннар хасил була. Аларның тәэсире нигезендә баш миенең тән температурасын җайга салучы үзәге кан тамырларын тарайтырга һәм мускуллар кыскаруын көчәйтергә "әмер бирә". Температура күтәрелгәндә өшеп калтыраулар нәкъ менә шуңа бәйле. Бала калтырана башласа, аны әйбәтләп төреп яткырырга кирәк. Температураның файдасы да бар. Ул, беренчедән, авыру билгесе, икенчедән, авыру чыганагына каршы көрәш ысулы. Тән температурасы 37 градустан артканда күп кенә микроблар үрчүдән туктый, ә кайбер матдәләр, мәсәлән, интерферон, температура 38 градустан югарырак күтәрелгәндә генә бүленә башлый. Күп очракларда балалар тән температурасы күтәрелүне өлкәннәргә караганда җиңелрәк кичерә. Шуңа күрә 39 градустан артмаганда аларга температура төшерә торган препаратлар бирмәскә дә була. Баланың температурасын даруларсыз да төшерергә мөмкин. Моның өчен тәнне уксуслы җылымса суда чылатылган йомшак бияләй яисә сөлге белән ышкырга кирәк.
Фото: medded.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев