26 август 2021 яңалыклары
-
Бер төсле булмасын
Шәһәрдә яшәсәк тә, туган авылыбызга үзара салымны ел саен түләп барабыз. Аның бар кешегә дә бер төрле булуы дөрес түгелдер, минемчә.
-
Гади тормышны сагынам
Тормышыбыз бик тынгысыз хәзер, һәрвакыт ниндидер яңалыкны, үзгәрешне өйрәнеп торырга кирәк. Әйтик, бер туганым мәктәптә математика укыта. БДИлар үтеп, исәпсез күп отчетлар тапшырганнан соң, тәмам арып-талып, җәйге каникулда тынычлап ял итәрмен дип хыялланган иде. Кая ул!
-
Өлкәннәрне аңлап булмый
ГЭС бистәсеннән автобуска утырып, яңа шәһәргә эшкә йөрим. Бер көнне мондый күренешкә тап булдым: алгы утыргычта өлкән яшьтәге ханым белән ун-унике яшьләр чамасындагы малай утыра. Бала кулындагы айфонына текәлгән. Берничә тукталыш үтүгә, автобус кеше белән тулды.
-
Чаллылылар Таллиндагы Европа беренчелегендә көмеш һәм бронза медаль яуладылар
Эмиль Алиев һәм Анна Казарновская яшүсмерләр арасында тхэквондо буенча Европа беренчелегендә 21 яшькә кадәр яшүсмерләр арасында призлы урыннарны алдылар.
-
2021 ел ахырына кадәр хәрбиләргә 15 000 сум акча түләнәчәк
Бу "Бердәм Россия" исемлеге лидеры, оборона министры Сергей Шойгуның тәкъдиме;
-
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев шәһәрнең алтын юбилярларын котлады
Яр Чаллыда Шәһәр көненә һәм Татарстан Республикасы көненә багышланган махсус чара - туй юбилярларының тантаналы парады узды. Чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина катнашты.
-
КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #37/ "Ю" хәрефе
Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.
-
Татарстан эшмәкәрләренә маркетплейсларда сәүдә башларга ярдәм итәчәкләр
Алабуга, Яр Чаллы һәм якын-тирә районнар эшмәкәрләре игътибарына! 3 сентябрьдә 12:00 сәгатьтә Алабуга шәһәренең Мәдәният сараенда (Нефтьчеләр проспекты, 24 йорт) «Маркетплейс.Җиңел генә» дип исемләнгән электрон сәүдә үзәге оештырган «Интернет-сәүдә, эшмәкәрләрнең киләчәге» бушлай укыту-гамәли семинары узачак.
-
Чаллы шәһәре мэры кубогына мотокросс буенча ярышлар уздырыла
29 августта Әҗмәкәй бистәсендә «Найком Арена» спортның техник төрләре стадионында Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев кубогына мотокросс буенча ярышлар уздырыла.
-
Мәләкәс аръягындагы яңа 14нче гимназия ачылды (фоторепортаж)
Чаллыда 14нче гимназия ачылды, ул калган шәһәр мәктәпләреннән үзенең уникаль тышкы һәм эчке кыяфәте белән аерылып тора. Дизайнер Елена Сәфиуллина мәгариф учреждениесенең интерьер концепциясе турында сөйләде.
-
Табиб Гөлсәрия Абдуллинадан киңәшләр
Газета укучыларыбызга Л.Ганиева исемендәге 4нче шифаханәнең тәҗрибәле табибы Гөлсәрия Абдуллина киңәшләр бирә.
-
Чаллыда Муса Җәлилне искә алдылар
Чаллыда Муса Җәлил һәйкәле янында шул ук исемдәге скверда күренекле татар шагыйрен, Советлар Союзы Героен искә алдылар. Чараны Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева ачты.
-
Вакцинация буенча шәһәрдәшләребез фикере
Прививка турында шәһәрдәшләребез нинди фикердә? Шуларны белештек.
-
Зилә Вәлиева: Күзәтүчеләр Дәүләт Думасына көзге сайлауларның намуслылыгын һәм үтә күренмәлелеген гарантиялиләр
Татарстан территориясендә Дәүләт Думасына көзге сайлаулар вакытында 18 мең күзәтүче эшләячәк, шуларның 3 меңен республиканың Иҗтимагый палатасы җибәрәчәк.
-
Чаллының 32нче комплексында ишегалды бәйрәме узды, бүген Титов исемендәге сквер территориясендә бәйрәм оештырыла (+фотолар)
Бәйрәмдә Чаллы мэры Наил Мәһдиев катнашты. Биредә яшәүчеләр җитәкчеләргә үз сорауларын бирделәр, тәкъдим, рәхмәтләрен җиткерделәр. Олысы-кечесе кунаклар белән фотога төште.