Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

30 майдан 5 июньгә йолдызнамә

Кучкар. Атна катлаулы һәм каршылыклы булыр. Дүшәмбе көнне яңа дустыгыз пәйда булырга мөмкин. Чәршәмбе көнне эшегездә килеп чыккан проблемаларны җайга салырга туры киләчәк. Ялларда кунакка чыгарга тырышыгыз яки дусларыгызны бакчага чакырыгыз.

Үгезбозау. Бу атнада сезнең активлык артачак. Үзегездә көч барлыкка килүен сизеп алачаксыз. Һәр эштә ашыгыч нәтиҗәләрдән качарга тырышыгыз. Пәнҗешәмбе көнне бәхәсләрне башламаска кирәк. Ялларда гашыйк булуыгыз бар. 

Игезәкләр. Уйланылган гамәлләр бары тик сезнең карьерагыз файдасына булачак. Карьерагызда да, шәхси тормышыгызда да кызыклы һәм уңышлы чор башлана. Ял көннәрендә гадәти булмаган һәм үзенчәлекле сәяхәткә чыгып китүегез ихтимал.

Кысла. Бу атнада партнерлар белән уртак проектларга алынырга мөмкинлек зур булачак. Үзегез һәм уңышларыгыз турында артык күп сөйләргә кирәкми. Чәршәмбе көнне шалтыратулар, сөйләшүләр күп булачак.

Арыслан. Тормышыгызда яхшы чор җитә. Атна башында кызыклы очрашулар, эш турында яңа тәкъдимнәр булырга мөмкин. Ял көннәрендә якыннарыгыз турында кайгыртыгыз, аларга сезнең игътибар кирәк.

Кыз. Сезнең шәхси активлык бу атнада аеруча да киеренке булырга мөмкин. Хәзер үз көчегездә шикләнергә кирәкми, икеләнүегез сезне бер генә тапкыр сынатмады инде. Шимбә көнне дуслар һәм туганнарыгызның ярдәме аеруча да кирәк булачак.

Үлчәү. Сезгә сабырлык һәм үз-үзегезне кулда тоту кирәк. Дуслар ярдәменнән баш тартмагыз, ләкин аларга гына да исәп тотмагыз. Эмоцияләргә бирелмәгез. Шимбә көнне үзегезне гаиләгезгә багышлагыз.

Чаян. Сез хәзер иң грандиоз планнар төзи аласыз. Кирәкмәгән чүп-чардан арыныгыз, тормышыгызга уңай үзгәрешләр кертегез. Энергиягез һәм таянычыгыз күп кенә эшләрдә уңыш китерәчәк. Җомга көн уңышлы булырга вәгъдә итә. 

Укчы. Хаталарны кабатламаска, тормыш авырлыкларыннан уңай тәҗрибә алырга кирәк. Борчылмагыз, алга барыгыз. Үзегездә азарт булдырыгыз: беренче тапкыр килеп чыкмады, икенче тапкыр эшләп карагыз. Бу уңыш китермичә калмас! 

Кәҗәмөгез. Сабыр булыгыз, авырлыклар алдында югалып калмагыз. Эшне алыштыру турында уйлар пәйда булырга мөмкин, әмма ниндидер карар кабул итү алдыннан йөз кат уйлагыз! Ял көннәрендә чит шәһәргә барыгыз.

Сукояр. Бу атнада билгеләнгән планнарыгыз үтәләчәк. Сишәмбе көнне командировкалар уңышлы булачак. Чәршәмбене шәхси тормышыгызны яхшыртуга багышлагыз. Җомга көнне бәлки карьера үсеше перспективасын ачачак вакыйга булыр. 

Балыклар. Пәнҗешәмбе сезне яхшы яңалыклар белән сөендерәчәк. Җомга көнне кызыклы эшлекле тәкъдим килсә, баш тартмагыз, чөнки карьерагыз якын киләчәктә шуңа бәйле булыр. Атна ахырында яңа эшләр, очрашулар көтә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев