Аерылышканнармы? Гөлназ Асаева Вилли белән мөнәсәбәтләренә ачыклык кертте
Шоу-бизнес

Аерылышканнармы? Гөлназ Асаева Вилли белән мөнәсәбәтләренә ачыклык кертте

Гөлназ һәм Вилдан 2020 елның август аенда никах укытканнар иде.

Гөлназ Асаеваның менеджеры Гөлназ белән Вилдан Шәмсетдинов (Вилли) бүтән бергә түгел, алар рәсми рәвештә аерылышкан, дип язган иде «Ватаным Татарстан» газетасы. Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү максатыннан, социаль челтәрләр аша Гөлназ белән элемтәгә чыктык.

– Бу хакта әлегә сөйләшергә теләмим. Соңрак бәлки ачылып китәрмен. Тик хәзер түгел, – дип язды безгә җырчы.

Сүз уңаеннан, Гөлназ һәм Вилдан 2020 елның август аенда никах укытканнар иде. Аларның Динә исемле кечкенә кызлары бар.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


шоу бизнес

Нет комментариев