Айдар Сәфәргалин: «Руслан Кираметдиновның вакыты җитте. Ул популяр»
Илмира Нәгыймова белән Руслан Кираметдиновның популярлыгына гаилә хәлләре тәэсир иткәнме?
«Шәһри Чаллы» газетасы редакциясенә җырчы Руслан Кираметдиновның концерт директоры Айдар Сәфәргалин кунакка килде. Сер түгел, җырчының уңышында концерт директорының роле зур. Айдар белән Чаллы артистлары, Руслан Кираметдинов турында сөйләштек.
– Сез Руслан белән күптәнге дуслар. Дуслыгыгыз кайчан башланды?
– Без 17 ел бер-беребезне беләбез. Мин 51нче мәктәптә, ул 29нчы гимназиядә укыдык. Мин 11нче сыйныфта, ул 9нчы сыйныфта укыганда таныштык. 29нчы гимназиядә татар теле буенча семинар бара иде. Мин нәфис сүз остасы, ул җырчы буларак чыгыш ясады. Аннары мин ТИСБИда эшләгәндә ул бездә җырчы-педагог Разыя Гайнуллинадан вокал дәресләре алды. Русланны беренчеләрдән булып Гөлназ Сираева үз төркеменә җырчы итеп чакырды. «Татар моңы» бәйгесендә җиңгәч, Руслан үзенең концертларын куя башлады.
– Русланның Чаллыдагы беренче концертлары ничек узды?
– Руслан Автозавод базары янында җырлап тора, без шунда билет сата идек. Бик нык тырыштык. Аннары аның җырларын «Күңел» радиосына бирдем. Русланны Чаллы үстерде. Концерт залы директоры Фәнил Салихов һәрвакыт ярдәм итә. Концертларны башыннан ахырына кадәр карап, үзенең киңәшләрен бирә. Чаллыда Русланның концертлары гел уңышлы уза.
– Руслан Кираметдинов соңгы елларда актив иҗат итә. Концертларда, мәдәни чараларда катнаша, репертуарын яңа җырлар белән баета. Сер түгел, моның өчен шактый акча кирәк. Акча каян ала?
– Руслан – үзенә үзе акча эшли торган җырчы. Кайчагында яңа җыр яздырырга, клип төшерергә спонсорлар да ярдәм итә.
– Чаллыда гастрольләргә йөри торган җырчылар дип кемнәрне саныйсың?
– Ильмира Нәгыймованы һәм Руслан Кираметдиновны.
– Аларның популяр булуына гаилә хәлләре тәэсир иттеме?
– Аларның икесенең дә үз тамашачысы бар. Илмира Нәгыймова талантлы һәм бик тырыш кеше. Ул бүгенге популярлыгына үзенең тырышлыгы белән иреште. Мин аларның гаиләдәге проблемаларына тыгылмыйм. Әмма шуны әйтә алам: нинди генә катлаулы хәл килеп чыкса да, беркайчан да бер генә як гаепле булмый. Руслан «Үзгәрдем» дип исемләнгән яңа концертында «Кем гаепле?» дигән сорауга җавап бирәчәк.
– Гаиләләре таркалгач, Русланга иҗат итәргә авыр булгандыр?
– Бу хәлләрдән соң беренче сезон авыррак булды. Икенчесе җиңелрәк.
– Руслан Кираметдиновның бүгенге популярлыгының, үсештә булуының сере нидә?
– Җырчының популярлыгы беренче чиратта тамашачыдан тора. Икенчедән, синең вакытың җиткән булу зарур. Хәзер Руслан Кираметдиновның вакыты килеп җитте. Чыннан да, ул популяр. Без социаль челтәрләрдә дә ай саен мониторинг ясыйбыз. Аны күзәтәләр, җырларын тыңлыйлар, аны карыйлар – кыскасы, аны яраталар.
– Минемчә, Русланның уңышында концерт директоры буларак синең дә өлешең бар.
– Килешәм. Әйткәнемчә, без аның белән күптәнге дуслар. Ул минем таләпчән, гадел булуымны, аның акчасының бер тиенен дә алмавымны яхшы белә. Без бергә эшли башлагач, мин Руслан Кираметдиновны зур шәһәрләргә, районнарга алып чыктым. Аның моңа кадәр Казанның «Уникс» концерт залында концертлары булмады, ә соңгы елларда без «Уникс»та тулы залга дүрт-биш концерт куйдык. Быелгы сезонда яңа шәһәрләр өстәлде. Тиздән Руслан Кираметдинов беренче тапкыр Мәскәүдә концерт куячак.
– Мәскәүдә концерт кую куркытмадымы? Махсус кунак итеп кемне чакырдыгыз?
– Мәскәүдә концерт кую уен эш түгел. Анда тамашачы да, аларның таләпләре дә башка. Без бу концертка бик җаваплы карыйбыз. Махсус кунак итеп иҗатташ дустыбыз, популяр җырчы, бик рәхәт кеше Әлфинә Әзһәмованы чакырдык. Аны тамашачылар да, Руслан үзе дә ярата. Мәскәүдә аны беләләр, көтеп алалар. Ул үзе дә Русланны хөрмәт итеп, зурлап сәхнәгә чакыра.
– Русланның бүгенге популярлыгында тамашачының ярдәме тидеме?
– Беренче урында аның төп ярдәмчесе – әнисе Рамилә апа. Ул зирәк, акыллы, тормышны алып бара торган кеше. Тамашачы исә Русланга канатлар куйды. Күбесе аны үзенең улы, оныгы итеп кабул итте. Руслан социаль челтәрләрдә утыра, комментарийларны укый һәм нәтиҗә ясый. Тамашачыларның мәхәббәте, изге теләкләре аңа стимул бирә.
– Русланга бүләк бирүчеләр бармы?
– Аның тамашачысы бик юмарт. Ач йөрмәсен диптер инде бәлеш, гөбәдия, каз, тавык, үрдәкләр бүләк итәләр. Руслан аларның бөтенесен күрсәтми генә.
– Узган сезонда ничә концерт куйдыгыз?
– 70.
– Репертуарга кемнәрнең җырларын аласыз?
– Яңа сезонда Руслан Зифа Нагаева, Фирзәр Мортазин, Рамил Әсхәдулла, Нәгыйм Шәйхи, Зарима Әюпова җырларын башкарачак.
– Җырларны сатып аласызмы?
– Әйе. Фирзәр абый бушка диярлек бирде. Ул җырларны бөтен җырчыга да бирми. Авторлар җырны 30 меңнән башлап 100 мең сумга кадәр сата. Бәясе 30 мең сумга кадәр булса, җыр бушлай санала инде.
– Яңа программа буенча эш башландымы?
– «Үзгәрдем» дип аталган программага сценарийны Айрат Ильясов белән Айваз Садыйров язды. Видеограф, стилистлар белән бергә эшлибез. Бик көчле команда тупланды.
– Руслан нинди кеше?
– Ул үпкәли белми. Начар гадәте – кешеләргә ышанучан. Өч елда үзенә шактый дошманнар җыйдым. Мин Русланның дуслары булып йөргән кешеләрнең чын йөзләрен ачтым. Руслан үзе дә минем белән килеште. «Мин фәлән кешегә төрле яклап булыштым, ә ул ярдәм итмәде», – ди.
– Айдар, сәхнәгә чыгарга теләгең юкмы?
– Узган сезонда бер-ике җыр җырладым. Сәхнә ул матурлык ярата. Үзеңне формада тотарга кирәк. Икенчедән, вокал белән даими шөгыльләнү зарур. Элек туйлар, юбилейлар алып барганда рәхәтләнеп җырлый идем. Хәзер тавыш арый. Кайф алмыйсың. Шулай да гастрольгә костюмнарны гел үзем белән йөртәм. Дөнья хәлен белеп булмый, икенче җырчының чирләве бар. Без беркайчан да концертны кыскартмыйбыз. Кеше билет алып концертка килгән икән, рәхәтләнеп ял итеп, ләззәтләнеп китсен.
– Руслан белән эшләп үзең дә үскәнсеңдер?
– Элек мин башта карьера, аннары гаилә ди идем. Төрле урыннарда җитәкче урынбасары, җитәкче булып эшләдем. Хәзер кыйммәтләр үзгәрде. Гаилә минем өчен беренче урында. Ниһаять, үземә ошый торган эш таптым. Мин ирек һәм сүземне, фикеремне туры әйтергә яратам. Кеше артыннан сөйләп йөргәнче турысын әйтәсең дә бушап каласың. Руслан да, музыкантлар да турыдан әйткәнгә үпкәләмиләр. Коллективта да турыдан-туры әйтеп эшлибез. Гастрольләргә күп йөрсәк тә, гаиләгә вакыт күп кала. Мин бу эшемнән канәгать.
/ Фото Айдар Сәфәргалиннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев