Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар Яңа елны мунчада каршы алган

«Иртәнге 5кә кадәр салют аттырып, җырлып, биеп рәхәтләнеп күңел ачтык».

Шәһәрдәшләребез, Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар Яңа елны елны өйдә, Чаллыда каршы алган. "Иске елның соңгы көненәчә мунчаны ясадык. Дөресрәге, зур мунча комплексы булды инде ул. Ришат 30нчы декабрь төне буе үзе эшләде, бөтен детальләрен, бөтен әйберләрен иртәнге 7гә кадәр ясады да, Аллага шөкер, тәмамлады. Мунчаның кунак өендә Яңа елны каршыладык. Күршеләребез костюмнар киеп керде, әкият геройлары исеменнән котлады, балаларга бүләкләр тапшырды. Шул вакыт эчендә мунча да кереп чыктык. Кунакка классташым Ильмир белән аның тормыш иптәше Алсу, Суровкадан дуслар килде. Аннары тагын бер гаилә дусларыбыз кереп котлап чыкты. Кыскасы, иртәнге 5кә кадәр салют аттырып, җырлап, биеп рәхәтләнеп күңел ачтык, нык рәхәт булды" , дип сөйләде Айгөл.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев