Бу хакта социаль челтәрләреннән билгеле булды.
Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннарның икенче тапкыр әти-әни булулары турында язган идек.
Шушы көннәрдә Алия нәни улы белән өйләренә кайтты. Аларны әти-әниләре, туганнары каршы алды.
Инде хәзрәтне чакырып балага исем дә куштылар.
«Улыбызга исем куштык. Алим улыбызга да исемне Рамил хәзрәт Юныс кушкан иде. Икенче улыбызның исеме – Төхвәтуллин Райан Ришатович», – диде Алия үзенең сәхифәсендә.
Сабыйлар бәхетле гаиләдә сәламәт булып үссеннәр.
Фото Алия Карачуринаның социаль челтәрдәге битеннән алынды.
Нет комментариев