Бай ир кирәк булса, күн башмак алыгыз
Халыкта шундый ышану бар. Имеш, ялгыз хатын-кыз үзенә ошаган башмак (тапочки) сатып алса, ул үзенә пар да таба. Шунысы да бар, бу аяк киемен беркем дә күрмәслек, кимәслек итеп яшереп куярга кирәк.
Әлеге ышану буенча, әгәр хатын-кызның эшмәкәр ир-атны очратасы килсә – күннән тегелгән башмак, йомшак күңелле ир-ат турында хыялланса, йомшак башмаклар сайларга кирәк. Очсыз кытай аяк киемен алсагыз, ялкау, хәерче кеше очраячагын да күздә тотыгыз.
Ялгыз хатын-кызларга, югач, кипмәгән идәнгә басарга; якшәмбе өй җыештырырга; ашаганда өстәлнең почмагына утырырга; ризык валчыкларын өстәлдән кул белән сыпырып төшерергә ярамый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев