Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Башкортостан җырчысы хастаханәгә эләккән

Аңа җырларга ярыймы?

Башкортостанның атказанган артисты Марат Шәйбәков узган атнада гына Чаллыда булып киткән иде. Җырчы октябрь аенда Сара Садыйкова исемендәге концерт залында үзенең концертын куярга әзерләнде.

Шушы көннәрдә ул социаль челтәрләрдә үзенең хастаханәгә эләгүен хәбәр итте. 

«Дуслар, моңа кадәр телефоным булмады. Хастаханәдә ятам әле. Телефонга меңләгән смслар килгән. Хәлләремне сорашканнар, тамашачыларым борчыла. Сәхнәдәшләр, Татарстан, Башкортстан артистлары шалтыратып, ярдәм кирәкме, дип торалар. Барыгызга да, дусларыма, туганнарыма, коллегаларыма зур рәхмәт», – диде ул.

Тамашачылар Марат Шәйбәковның Чаллыда концертлары буламы дип борчыла. 

Маратның концертын оештыручы, Руслан Кираметдиновның концерт директоры Айдар Сәфәргалин: «Борчылмагыз. Марат Шәйбәковның Чаллыда концерты булачак. Тик киләсе елның февралендә. Аңа табиблар әлегә җырламаска киңәш иткән», – диде.   

Фото видеодан скриншот.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният артистлар Руслан КИРАМУТДИНОВ Айдар Сафаргалин