«Эльмира мәрхүмкәемнең: “Динә апа, туңма!” - диюе колакта чыңлап тора»
Җырчы Динә Латыйпова Эльмира Сөләйманова турында истәлекләрен барлады.
"Эльмира, балакаем! Хуш, нанам... Әниеңә, балаларыңа, иреңә, туганнарыңа күркәм сабырлыклар бирсен Раббым. Йөрәк елый... сызып, әрнеп... кисеп", - дип яза иҗатташ дусты, җырчы Динә Латыйпова.
"Без синең белән соңгы тапкыр җәй көнне телефоннан сөйләштек. Хәтеремдә һәрбер сүзең, җөмләң, көлүең... Син безне Аксубайга, ялгышмасам, туган авылыңа – Ибрайга чакырдың. Сөйли башлаганчы болай дидең: «Динә апа бәгърем, юк дип әйтмә, яме!». «Нәрсәне?», - дим. «Юк дип әйтмисеңме, аннары әйтәм», – дисең. «Беренче әйт!» – дим. «Сабантуйга, бу атнада. Миңа чыктылар, кайтырга, булышырга кирәк», – дидең. «Юк», дигәнемне сизми дә калдым, чөнки ул көннәр буш түгел иде. «Нуууу, Динә апа, давай, тырыш әле, монда алдан эшләрсез дә китәрсез, анда да өлгерерсез», – дигәч, «Булмый, нанам», – дим. «Ярар, алайса икенче елга», – дидең дә, үз хәбәрләребезгә күчтек.
Рәхәт иде синең белән сөйләшергә. Яшьне дә, олыны да тыңлый белдең. Вакытыбыз тар булса да, мин дә, син дә сөйләшкәндә трубканы куясыбыз килми иде... Шул арада сер сөйләшә идек... Кем уйлаган?! Кем уйлаган соңгы сөйләшүебез дип?!
Күз алдымда тагын бер хатирә. «Барс Медиа» компаниясе белән Мәскәүгә барабыз. Ниндидер концерт. Бәлкем, «Татар җыры» булгандыр. Юлда йоклап киттек. Өстемә кемдер китереп җылы әйбер япты. Күземне ачсам - Эльмира.Син үзеңнең мехлы плащ пәлтәңне минем өскә салдың. Кара төстә матур якалы плащ пәлтә иде ул.
«Йокла, Динә апа, йокла, туңма!» – дисең бәбекәчем. «Кирәкми, үзеңә ябын», – дим. «Мин җылы киенгән, туңмыйм, юрганым бар», – дип, пәлтәңне өстемә җайлабрак, төзәтеп куйдың. Шушы жылың мәңге күңелемдә сакланыр, Эльмира бәгырькәем! Тыныч йокла, моңлы сандугач! – дип яза җырчы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев