Эльмира Сөләйманованың вафатына 8 ай
Әнисе нык кайгыра...
Бүген популяр артист, моңлы җырчыбыз Эльмира Сөләйманованың вакытсыз арабыздан китүенә 8 ай тулды.
Шактый вакыт узган кебек булса да, йөрәк яралары төзәлми. Тамашачы аны сагына. Аның гаиләсе, балалары белән кызыксына.
Җырчының социаль челтәрдәге битендә гаиләсе турында: « Әнисе нык кайгыра, бик авыр инде шул, үз балаңны җиргә иңдерү. Атна саен әнисе, энесе һәм киленнәре белән зиратка барып чәчәкләргә су сибәләр. Дога колып кайталар. Эльмирабызның балалары аларга яшәргә көч бирә.
Ире, исән-сау, эшләп йөри, шулай ук кайгыра борчыла, ир, хатынсыз, ә балалар әнисез, өйдә буш, нурсыз инде ӘНИ булмагач.
Балалары әтиләре белән. Диана 9нчы сыйныфны тәмамлады, 1 сентябрьдә уку йортына керә алла бирсә.
Уллары, Артём 3 нче сыйныфка күчә», – дип язганнар.
Аллаһ тәгалә гаиләсенә сабырлык, тынычлык һәм көч бирсен.
Моңлы сандугачыбыз Эльмира Наил кызының урыны җәннәттә булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев