Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Шоу-бизнес

Фирдүс Тямаев: «Миндә бәйрәм кайгысы юк»

Җырчы нигә шулай әйтә?

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев яңа ел алдыннан фикердәшләре белән бергә Татарстанның төрле районнарында махсус хәрби операциядәге ир-егетләрнең балалары өчен бәйрәм уздырды. 

Мондый чаралар Нурлат, Аксубай, Базарлы Матак, Балык бистәсе  һәм Нурлат районнарында үтте. Җырчы балалар өчен махсус программа әзерләгән. 
Тәэсирләре белән социаль челтәрләрендә уртаклашты.

 «Миндә бәйрәм кәефе юк… Бу сабыйларга карап, йөрәгем өзелә. Аксубайда 130 бала өчен Яңа ел бәйрәме үткәрдек. Нурлат, Базарлы Матак, Балык Бистәсе, рәхмәт сезгә», – диде ул.

Фирдүс Тямаев махсус операция башланганнан бирле егетләргә гуманитар ярдәм җыюда да актив катнаша.  Берничә тапкыр аны үзе илтеп тә бирде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фирдүс Тямаев Яңа ел бәйрәмнәре