Яшь җырчылар гаиләсендә сөенечле вакыйга
Ни булган?
Татар эстрадасының яшь җырчылары Гөлзада Шакирҗанова белән Илгиз Хәсәншиннар гаиләсендә күптән көтелгән шатлыклы вакыйга булды. Аларның уллары туды.
Бәби белән Гөлдазаданы бала тудыру йортыннан каршы алырга бик күп туганнары, дуслары килгән иде.
Гөлзада Шакирҗанова Сарман кызы. Чаллыда педагогия көллиятен тәмамлады. Башта Фирдүс Тямаев төркемендә эшләде. Аннары Салават Фәтхетдинов төркеменә күчте.
Илгиз Хәсәншин исә Камышлы районындагы Яңа Усман авылында туып үскән. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында Салават Фәтхетдинов төркемендә укыган. Алар Гөлзада белән Салават төркемендә бергә эшләделәр.
Яшь гаиләгә улларын акыллы, сәламәт итеп үстерергә насыйп булсын.
Фото Илгиз Хәсәншинның соц челтәреннән алынды.
Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты тормышка ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев