Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Шоу-бизнес

Илсөя Бәдретдинова кемне яратуын әйтте

Бу хакта бер концертында хәбәр итте.

Татарстанның атказанган артисты, татарлар яшәгән төбәкләрдә айлар буена заллар тутырып концертлар куючы җырчы Илсөя Бәдретдинова кемне яратуын әйтте. Бу хәл Башкортостанның Бәләбәй шәһәрендә булды. 

Сәхнәгә бүләкләр белән менгән бер ханым Илсөягә: "Сәнгатьне яратасызмы?" дигән сорау бирде. Җырчы: "Яратам" дип җавап кайтарды.

Аның иҗатын яратучы ханым, залда утырган иренә мөрәҗәгать итте:

"Ишеттеңме, Илсөя Бәдретдинова үзе сине ярата!"

Баксаң, бу ханымның иренең исеме Сәнгать икән! Концертка барган көнне аның 65 яшьлек юбилее булган. Ул яраткан җырчысына дисбе ясаган, аны Илсөягә хатыны бүләк итте. 

Бу хәлләрне белгәч Илсөя үзен хөрмәтләгән тамашачысына тагын бер кат: "Мин Сәнгатьне яратам", - дип ихлас теләкләрен җиткерде.

Фото скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Илсөя Бәдретдинова татар эстрадасы йолдызлары Гүзәл Кәрамиева