Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Илсөя Бәдретдинова Илназарның тәкъдимен кире каккан

Бу хакта Илназар үзе әйте.

«Чаллы» телевиденесендә «Ачыктан-ачык сөйләшү» тапшыруында бу юлы автор-башкаручы Илназар кунак булды. Ул алып баручы Лилия Гатинаның сорауларына җавап бирде. 

Үзенең җырчы Зәринә Хәсәншинага гашыйк булуын әйтте. 
– Яратам бит мин Зәринәне. Иҗатын, әлбәттә. Бер күрдем дә гашыйк булдым үзенә, үз-үзен тотышына, тавышына. Карыйм да аның янында яшь күренәм кебек. Аңа дуэт җырларга тәкъдим иттем – каршы килмәде. Рәхмәт аңа. Ул «әйдә, эшлибез» дигәч, шатландым, – диде. 

Аңа «Казан егетләре» дуэт җырларга тәкъдим ясаган. Димәк, тиздән яңа дуэт барлыкка киләчәк. 

Илназар Зәринәгә кадәр, Илсөя Бәдретдиновага дуэт яздырырга тәкъдим иткән булган. Тик Илсөя тәкъдимне кабул итмәгән. 

«Илсөя – бик башлы хатын. Ул миңа: «Илназар, ярар без синең белән матур җыр яздырырбыз, ди. Мин бит гастрольгә чыгып китәм, син утырып каласың, җыр үләчәк. Син үзеңә башка тиң тап», – диде. Шулай бит инде. Без кая башкарабыз ул җырны, аның кайтып кергәне юк, гел гастрольдә», – дип җавап бирде Илназар Илсөя белән дуэт турындагы сорауга. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Илсөя Бәдретдинова Илназар Зәринә Хәсәншина Казан егетләре