Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Илсур Шәрипҗанов: «Сине күрер өчен» Чаллыга 8 сәгать килдем»

Җырчы автокалада нишләп йөри?

"Чаллыга 8 сәгать кайттым,"- дип сөйләде Илсур Шәрипҗанов "Шәһри Чаллы"га. Кара буранда җырчы юлда нишләп йөри?

Баксаң ул яңа җыр яздырып йөри икән.

"Чаллыда гаилә дусларыбызда тукталдым. Ришат Шәйхетдинов белән җыр яздырабыз. Ул аңа аранжировка ясады. Аның студиясендә тавыш та яздырдык. "Сине күрер өчен" дип атала җыр. Тамашачы аны беренче тапкыр бу айда Чаллыда узачак концерт-мюзиклыбызда ишетә алачак", - диде җырчы. 

Илсур һәм Гөлназ Шәрипҗановлар татар эстрадасында танылган җырлы гаиләләрнең берсе. Командаларында 18 кеше эшли. Хәтта балет төркемебез дә бар, ди Гөлназ Шәрипҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев