“Көчле студент-филологлар төркеме”нең бер вәкиле
XIX гасыр уртасында күренекле рус композиторларының “Могучая кучка” (“Куәтле төркем”) дигән иҗат бердәмлеге булган. Узган гасырның 70нче еллары башында Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында, андый ук куәтле булмаса да, үзенә күрә бертөрле көчле филолог-студентлар төркеме бар иде. Андагы егетләрнең барысы да диярлек армиядә хезмәт итеп, кызлары берничә ел эшләп килгәннәр, һәм бөтенесе дә, тырышып укып, Ватаныбыз, республикабыз өчен игелекле гамәлләр кылырлык белгечләр булып әзерләнү теләге белән дәртләнеп йөргән егет-кызлар иде. Алар, зур конкурс узып, Ленин университеты студентлары сафларына басуларының беренче көннәреннән үк, барысы да китапка ябышып укырга керештеләр һәм ул чактагы күп төрле җәмәгать эшләрендә актив катнаша башладылар. Равил Фәйзуллин, Шамил Маннапов кебек иҗат дәрте белән сугарылганнар беренче көннәрдән үк газета-журналларда шигырьләрен бастырып килделәр. Бу төркем, университеттагы йөзләрчә академик группалар арасында барлык күрсәткечләр буенча беренче урынны алып, Ленинград шәһәренә бушлай экскурсия путевкасы белән бүләкләнде.
Татар филологлары төркеме яшьләренең, дәртләнеп, үзләрен аямыйча, гыйлем үрләрен яулавы тиешле нәтиҗәләрен бирде. Тиздән алар, югары дәрәҗәләргә ирешеп, республикабызның рухи тормышындагы уңышларга үзләренең лаеклы өлешләрен кертә башладылар. Равил Фәйзуллин – Татарстанның халык шагыйре, парламент депутаты, Г.Тукай премиясе лауреаты, Шамил Маннапов – күренекле шагыйрь, журналист, Ленар Җамалетдинов – Г.Тукай премиясе лауреаты, галим, Фирдәвес Гарипова белән Флера Баязитова – күренекле галимәләр, фән докторлары, Роза Ханнанова – Татарстанның китап палатасы директоры, Шәрифҗан Асылгәрәев – Тел, әдәбият, тарих институты директоры урынбасары, фән кандидаты, Фарсель Зыятдинов – профессор, күренекле язучы, бакчачы-агроном, Рүзәл Юсупов – академик, парламент депутаты, Казан педагогика университеты ректоры...
“Куәтле төркем” нең барлык кешеләрен дә санап тормыйча, берсе хакында тулырак итеп сөйләргә кирәк дип таптык. Һәм бу ниятебезнең кайбер сәбәпләре дә бар.
Сүз әлеге төркемгә кергән күркәм шәхес – Мәгъдәнур улы Әнвәр Шәрипов турында. Әнвәр дәһшәтле сугыш алдыннан яки сугыш башында туган күп меңләгән балалар кебек, ул сугышның бөтен михнәтләрен татып үсә. Аның әтисе, сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китеп, батырларча көрәшеп, яу кырында ятып кала Шулай итеп, 1941 нче елның 9 октябрендә туган Әнвәргә әтисен, ә әтисенә улын күрү насыйп булмый. Бишектәге Әнвәр белән аның абыйсы һәм ике апасының язмышлары ялгыз әниләре Маһипәрваз кулында кала. Ачлык-ялангачлыкны нык татырга туры килә аларга.
Әнвәр, балачак елларының һәм үсмер чагының авыр сынауларында чыныгып, Зәй-Каратай мәктәбен уңышлы тәмамлап, Казан университетының әле искә алынган төркем студенты булып китә. Һәм, сабакташларыннан һич кенә дә калышмыйча, бик яхшы укып, күп төрле җәмәгать эшләрендә катнашып, данлыклы уку йортын тәмамлагач, республикабызның фәне, мәгарифе, мәдәнияте өлкәләрендә бер-бер артлы зур казанышларга ирешә башлый. Аның күркәм уңышларга ирешүенең, башка элекке сабакташларының казанышларыннан шундый бер-ике үзенчәлеге бар дип әйтсәк, ялгыш булмастыр.
Беренчедән, Әнвәр укыган чагыннан ук бик тыйнак, сабыр булуы, үзенә бер самимилеге белән аерылып торды. Икенчедән, аңа башлаган эшен ашыкмыйча, түземлек белән, җиренә җиткереп башкару хас. Бу сыйфаты аның катлаулы гыйльми эшендә һәм педагоглык шөгылендә мөһим нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирде. Ул бервакытта да җиңел юл эзләмәде һәм татар әдәбияты фәнен үстерү, яшь буынга лаеклы белем һәм тәрбия бирү бурычларын намус белән үтәү өчен үзен аямады.
Әнвәр Шәриповның хезмәттәге фидакарьлеге бигрәк тә гыйльми эшләрендә чагылыш таба. Ул фәнни эшләре өчен иң авыр, иң күп көч таләп итә торган өлкәләрне сайлап ала.
Беренчедән, ул кандидатлык диссертациясен XVIII-XIX гасырлар шагыйре Габдерәхим Утыз Имәнинең моңарчы бик аз өйрәнелгән иҗатын тикшерүгә багышлый. Бу гаять катлаулы эшне уңышлы башкарып чыгу өчен, аңа борынгы татар әдәбитын яхшылап өйрәнергә, гарәп алфавиты белән язылган кулъязмаларны аңлап укырга, аларның төрле варианттагы текстларын үзара чагыштырып тикшерергә кирәк була. Әнвәр, үзенә генә хас тырышлык белән, Татарстандагы һәм Башкортостандагы Утыз Имәни яшәгән авылларны йөреп, шагыйрьнең яңа кулъзмаларын таба. Ниһаять, гаять мәшәкатьле эш тәмамлана, һәм 1973нче елның 31 маенда Казан дәүләт университеты советында Әнвәр Шәриповның “Габдерәхим Утыз Имәнинең иҗат мирасы һәм аның поэзиясендә дөньяви мотивлар” дигән темага диссертациясен яклау була. Ул елларда татар әдәбияты тарихына караган диссертацияләр бик сирәк язылганлыктан, бу яклау мәдәният өлкәсендә зур вакыйга буларак кабул ителә. Оппонентлар хезмәткә югары бәя бирәләр. Бу утырышта катнашкан олпат шәхесләр – Нәкый Исәнбәт, Гомәр Бәширов, Мөхәммәт Гайнуллин, Бакый Урманче, Хатыйп Госман, Ибраһим Нуруллин, Нурмөхәммәт Хисамовлар һәм тагын берничә кеше, чыгыш ясап, диссертациянең зур әһәмияткә ия булуын әйтәләр.
Соңыннан Әнвәр Шәриповның бу хезмәте монография итеп бастырып чыгарыла.
Әнвәр, борынгы татар әдәбиятын өйрәнүен дәвам иттереп, тагын бер бик әһәмиятле эш башкара. Ул 1977 нче елда Казан ханлыгы чоры шагыйре Кол Шәрифнең “И күңел, бу дөньядыр...Газәлләр, кыйсса” дигән шигырьләр җыентыгын бастырып чыгара. Бу эш шулай ук зур көч таләп итә. Чөнки Кол Шәрифнең иҗаты моңа кадәр бөтенләй өйрәнелмәгән була. Әнвәр татар халкының горурлыгы булган бу күренекле имам һәм шагыйрьнең иҗатын төрле чыганаклардан бөртекләп җыеп, китапның текстын төзи, тәрҗемәләрен эшли, искәрмәләрен әзерли, кереш сүзен яза. Шулай итеп, ул бу күренекле шәхеснең иҗатын халкыбызга беренче булып кайтарып бирүче була.
Әнвәр Шәрипов, уңай мәгънәдәге үҗәтлеге һәм түземлеге белән борынгы татар әдәбияты тарихын ныклап өйрәнүен дәвам иттереп, “Зарождение и становление системы стихотворных жанров в древнетюркской и тюрко-татарской литературе VIII-XIX вв” дигән монографиясен бастырып чыгара, һәм 2001 нче елның 25 октябрендә шушы темага докторлык диссертациясен яклый. Тиздән ул филология фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә һәм профессор исеменә лаек була.
Профессор Ә.М.Шәрипов фәнни эш белән шөгыльләнүеннән хәзер дә туктамый. Әле соңгы елларда гына аның ике китаптан торган “Литература народов Поволжья и Приуралья” дигән студентларга уку әсбабының беренче китабы басылып чыкты. Бүгенге көндә ул шушы хезмәтнең башкорт, чуаш, мари, мордва, удмурт һәм коми әдәбиятларына багышланган икенче кисәген язу өлкәсендә хезмәт куя.
Әнвәр Шәриповның тормышы һәм эшләре турында сөйләгәндә, аның күренекле педагог – Татарстанның атказанган укытучысы булуын әйтми китү мөмкин түгел. Ул күп еллар Алабуга һәм Чаллы педагогика институтларында доцент, профессор һәм кафедра мөдире сыйфатында студентларга “Борынгы татар әдәбияты”, “XIX гасыр татар әдәбияты”, “Әдәбият теориясе”, “Тугандаш халыклар әдәбияты”, “Балалар әдәбияты” курслары һәм башка предметлар укытып килә. Аңа бу өлкәдә дә, гадәтенчә, эшенә бик бирелеп хезмәт итү хас.
Укытучы эшенең зур, горурланырлык вазыйфа булуы турында ул, илһамланып, “Мин – укытучы” поэмасында болай дип яза:
Мин – укытучы!
Күпме белем бирәм мин хәзер!
Күпме еллар алган белемемне,
Тәҗрибәмне,
Кешеләргә булган чиксез мәхәббәтне,
Җылылыкны, бөтен рухымны
Балаларга бирәм мин хәзер!
Шул ук вакытта Әнвәр бу һөнәрнең укытучыга зур җаваплылык йөкләвен дә кисәтә:
У к ы т у ч ы!
Ул зур җаваплылык,
Бөтен халык, милләт алдында!
Халкыбызның кызлар һәм улларын
Олы шәхес итеп тәрбияләү
Безнең бурыч, безнең кулларда!
Әнвәр Шәрипов, бөек Г. Тукай сүзләренә ошатып әйткәндә, галим һәм педагог кына түгел, коеп куйган шагыйрь дә әле. Аның иҗат дәрте бик яшьтән кузгала: ул инде мәктәптә укыган чагында ук район газетасында шигырьләрен бастыра. Һәм соңрак тулысынча иҗат дәрьясына чума. Әнвәр Шәриповның “Тукта, мизгел”, “Кем идең син?”, “Моң дәрьясында” дигән шигырьләр, поэма һәм җырлар китаплары басылып чыкканлыгын татар әдәбияты белән кызыксынган кешеләр беләләрдер. Иҗатчы галим, лирик шагыйрь буларак, җыр текстларын да уңышлы гына яза. Аның шигырь текстларына дистәләрчә җыр музыкасы иҗат ителгән. Соңгы елларда аның “Әнкәй хатлары”, “Сабантуйлы Татарстаным” җырлары аеруча популярлык казанды.
Әнвәр, белемнәрен, иҗат осталыгын яшь буынга да биреп калдыру теләген гамәлгә ашыру йөзеннән, үзе эшләгән Алабуга педагогика институтында” Чулман” исемле әдәби-иҗат түгәрәге оештыра. Ул түгәрәк, тора-бара зураеп, әдәбият-сәнгать берләшмәсе статусы ала. Аннан Фирдәвес Хуҗин, Марсель Гыймазетдинов, Гөлзадә Әхтәмова кебек каләм ияләре үсеп чыга.
Зур энергияле, тынгысыз йөрәкле Әнвәр Шәриповның күркәм гамәлләрен бер мәкаләдә генә санап чыгу мөмкин түгел. Шулай да аның күп санлы эшләреннән тагын бер-икесен генә булса да әйтми китү ярамас. Ул, игелекле табигатьле, миһербанлы зат буларак, күп кешеләргә ярдәм кулын суза: яшь галимнәрнең фәнни хезмәтләренә, диссертацияләренә бихисап бәяләмәләр, язучылар иҗатына әһәмиятле рецензияләр, мәкаләләр язып бастыра. Ул берничә диссертация яклау советының әгъзасы вазыйфаларын башкара. Бергә укыган сабакташым буларак, минем сүземне дә тыңлап, Казан педагогика университетындагы минем җитәкчелектәге докторлык диссертациясе советы члены булды. Шактый ерактан булса да, яклау утырышларына килеп, совет эшендә актив катнашып йөрде.
Уңган кеше һәр яктан да уңган була, диләр. Дөрес сүз бу. Безнең Әнвәр дә шундыйлардан: үзен публицистика өлкәсендә дә күрсәтеп өлгерде.Ул, республикабыз, халкыбыз мәнфәгатьләрен кайгыртып, вакыт-вакыт мәгълүмат чараларында чыгышлар ясап тора. Һәм шунысы куанычлы: аның кайбер мәкаләләре республика күләмендәге җитди бурычларны хәл итүгә ярдәм итеп куя. Мәсәлән, ул “Мәдәни җомга” газетасында Казанда Габдулла Тукай исемендәге үзәк мәйдан булырга тиеш, Чаллы шәһәрендә исә Тукайга һәйкәл булырга тиеш дип берничә тапкыр язып чыга. Һәм күрәбез: Казанның үзәк мәйданы (элекке “Кольцо”) һәм андагы метро станциясе бөек шагыйребез исемендә, Чаллыда да Габдулла Тукайга һәйкәл куелды.
Профессор Мәгъдәнур улы Әнвәр Шәриповның күркәм хезмәтләре Россия һәм республикабыз күләмендә дә лаеклы бәя ала. Аңа “Россия Федерациясендәге югары һөнәри белемнең мактаулы хезмәткәре” дигән исем бирелә, аны Россия Энциклопедик Фәннәр академиясенең академигы итеп сайлыйлар, ул Татарстан дәүләтенең һәм Чаллы шәһәренең төрле бүләкләре белән бүләкләнә. Ул Татарстан язучылар берлегенең актив членнарыннан берсе.
9 октябрьдә Әнвәр Шәриповның зур юбилее булды. Ул 80 яшен тутырды. Аның моңарчы узган гомер юлы мактаулы, башкаларга үрнәк булырлык. Безнең элекке сабакташыбыз, хөрмәтле дустыбыз әле картлыкка бирешергә җыенмый. Афәрин! Моннан соң да аның игелекле гамәлләрен һәм көләч йөзен күп тапкырлар күреп шатланырга насыйп булсын! Безнең “куәтле филологлар” группасы исеменнән дустыбыз Әнвәр Шәриповка изге теләкләр теләп, Татарстан Фәннәр академисенең академигы
Рүзәл Юсупов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев