Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Кешенең үлеме турында ишеткәч нинди дога укырга?

Үлем хәбәре ишеткәннән соң укыла торган дога.

Бүген сайтта "Чаллының 32нче комплексында урамда бер ир-ат егылып үлгән" дигән язма чыкты. Кызганыч, бу тормыш. Инде бу кешенең урыны җәннәттә булса иде дип телик. Үлем хәбәре ишеткәч, нинди дога укырга соң? Моны ачыклар өчен Чаллының "Җәмигъ" мәчете имамы Мөхәммәт хәзрәт Мөхәммәтовка мөрәҗәгать иттек. 

- Иннәә лилләәһи вә иннәә иләйһи рааҗигуун. Вә иннәә иләә раббинәә ләмүңкалибүүн. Әллааһүммәктүбһү фил-мүхсининиинә вәҗгаль китәәбәһүү фии гыйллиййиинә вәхълүфһү галәә гакыйбиһии фил-гаабириин. Әллааһүммә ләә түхәрримнәә әҗраһүү вә ләә тәфтиннәә бәгъдәһүү вәгъфир ләнәә вә ләһүү.

Без Аллаһыдан килдек, Аңа кире кайтачакбыз һәм, әлбәттә, Раббыбызга кавышачакбыз. Аллаһым! Аны Синең каршыңда яхшы булганнардан яз, китабын югарыда тапканнардан кыл. Тере калганнарга ярдәмче бул, Аллаһым! Безне аның әҗереннән мәхрүм итмә. Аңардан соң безне фетнәгә төшермә, безне һәм аны гафу ит, дип әйтергә кирәк, - диде Мөхәммәт хәзрәт. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дога