Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Хәния Фәрхинең сеңлесе умырзаяга карап елаган - ФОТОЛАР

Без ярдан сикердек кенә, күпер артыбыздан ук, ярларга сыймыйча агып китте.

Хәния Фәрхинең сеңелесе Фирүзә кечкенә чактагы хәтирләре белән уртаклашты.

– Умырзая чәчәге... Кечкенә чактагы бер истәлек күңелдә калды. Шуннан башлап мин умырзая чәчәген куркып, санап кына өзәм. Ике туганым Әнрусә белән күрше Бәдрәш авылыннан укудан кайтып барабыз. Аңа – 10, миңа 9 яшь. Салаюа белән Бәдрәш авылы арасы 7 чакрым. Яз, илаһи матурлык. Әмма ,7 чакрым ачлы-туклы, тишек итекле ике кызчыкка язмы, көзме? Безгә кайтырга кирәк. Әле бит иң куркынычы «Мунчала» буасын  чыгасы бар. Ә анда күпер (ник шул күперне ныклап эшләмәделәр икән?) Без: «Бозлы суга төшсәк тә, бергә булырбыз», – дип күперне, бер-беребезне кочаклап чыктык. Без ярдан сикердек кенә, күпер артыбыздан ук, ярларга сыймыйча агып китте. Без Әнрусә белән бер-беребезгә сыендык та, күпер акканга карап торабыз (белмим, ул вакытта без курыка белдек микән?). Мин туганым Әнрусәдән бер яшькә кечерәк булсам да, күпкә шугырак идем. «Нәрсә куркып калдың, әйдә инәүләргә умырзая алып кайтыйк әле, оооооо күпме монда», - дип без туганым белән шактый күп җыйдык умырзаяны. Без аларны сумкага тутырдык. «Әниләргә бүләк алып кайтабыз», – дип әй шатландык инде. Әмма, безне тагын ике чакрым үткәч, Каенсары күпере көтә иде. Көздән сөрелгән, басу юлы буйлап, тишек итекләрне, чак-чак сөйрәп, Каенсары күперенә килеп җиттек. Ураааа, күпер исән, агып китмәгән. Сумка тулы умырзая. Калганы кулда. Ике чакрым кысып тоткан умырзаяларның башы гына калган. Аларга карадым да елый башладым. «Кара әле, кара, үлгәннәр болар, кирәкми, инәүгә үлгән умырзая бүләк итмим», – дим. Шулай итеп без сумкага тутырган умырзаяларны Каенсары күпереннән елгага агызып җибәрдек. Үзебез: «Умырзая суга салгач терелә», – дип сөендек. Шуннан башлап, умырзая чәчәген санап кына, иң-иң кадерле кешеләремә генә бүләк итәм. Бүгенге умырзаяларымны, Инәүемә, хезмәттәшләремә, кояшыма бүләк иттем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хания фархи шоу бизнес