Ләйлә Галиева: «Гаепле тик син һәм ...»
Аерылышу үкенечеме?
Башкортстан артисты Ләйлә Галиева «Йөрмә саклап» җырын чыгарды. Ул ире Рөстәм Галиев белән аерылышканнан соң дөнья күрде.
«Онытырга чараларын тап та,
Кала алмадык сөюләрне саклап,
Гаепле тик син һәм мин генә...», – дигән сүзләр бар бу җырда.
Күпләр җыр гаилә хәлләренә багышланган дип уйларга мөмкин, әмма Ләйлә Галиева алай түгел, ди.
«Бу җыр турында кешеләр, мин махсус заказ биреп, анда шундый-шундый сүзләр булсын, дип яздырылган, дип уйлый икән. Бу алай түгел, әлеге җырның авторлары ул чакта минем гаиләдәге вазгыятьне белми иде әле. Мин: «Айдар абый, нинди матур җырларыгыз бар, җибәрегез әле», – дип язган идем Айдар Тимербаевка. Ул миңа әзер 3 җырын җибәрде. «Йөрмә саклап» дигәне күңелемә бик ятты һәм мин аны сатып алдым», – ди җырчы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев