Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Лилия Сәлахетдинова: «Ялгыз калган ана мин... Улыкаем җир астында!»

Шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе Лилия Сәлахетдинова якты дөньяда берничә атна гына яшәп калган улы Салаватның каберенә барган.

Исән булса, Салаватка быел 3 яшь тулган булыр иде. Шагыйрә кечкенә сабыена башышлап, шигырь дә язган. 

Ятим ана

Мин бит Ана,
Сез хәтерлисезме?
Бик кызганыч, назлый алмадым,
Яратуым – чир күк җаныма…
Мин бит Ана,
Ялгыз калган Ана,
Улыкаем җирнең астында…
Салаватым hәр догамда, әмма
Кочакларым ятим гел кала…
Мин бит Ана,
Тик баласыз гына…
Язмыш! Бәлки, җитәр!? Сынама!
Аналарга hич язмасын бару
Баласының кабере янына…
Бала тиеш дәвам булырга,
Тик минеке – җирнең астында…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев