Марсель Мөсәвировның чәчен үстергәннәр
«Үземнекеләргә беркетеп 20 сантиметрга озынайттылар»
Инде хәбәр итүебезчә, Аяз Гыйләҗев исемендәге татар дәүләт драма театры артисты Марсель Мөсәвиров Илһам Шакировка багышланган фильмда төшә. Ул анда төп геройны- җырчының үзен уйный. Хәзер ул шул чор модасына туры китереп озын чәчләр белән йөри. Образындагы үзгәрешләр турында үзеннән сораштык.
– Моны Казанда ясадылар. Үземнекеләргә беркетеп бер 20 сантиметрлап чәч өстәделәр. Ничек кирәк, шулай кистеләр, чөнки укладка ясыйлар, анда ул тагын кыскара. Илһам Шакиров яшь чагында чәчен ничек йөрткән, шул рәвешкә китерәләр. Аның чәче бөдрәрәк булган, ул аны өеп йөргән, ягъни укладка ясаган.
Ничек юаммы? Махсус шампунь белән. Хатын-кызларга озын чәчне тәрбияләве авыр икән, бу үзенә күрә аерым бер эш, күп вакыт китә, шуны аңладым (көлә). Бу образда күргәч, якыннарым башта көлде, хәзер инде өйрәнеп киләләр.
Күптән күрешмәгән танышларым, бу образда күргәч, “Кайчан шулкадәр озын чәч үстерергә өлгердең?” дип аптырыйлар. Үстермәдем, үстереп бирделәр, дип җавап бирәм.
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты тормышка ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев