Музыкант, җырчы Алмаз Юнысов гаиләсендә шатлыклы вакыйга
Уллары мәртәбәле бәйгедә җиңде.
Уфаның «Нур» театры артисткасы, Чаллы кызы Айгөл Юнысова гаиләсендә шатлыклы вакыйга булды. Алмаз белән Айгөлнең уллары Айваз Зифа Кадыйрова әсәре буенча куелган «Фатыйма» спектаклендә уйнап тамашачыларны осталыгына шаккатырган иде инде.
Шушы көннәрдә талантлы малай Уфада узган мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениеләренә йөрүчеләр арасында узган «Башкала йолдызчыклары» бәйгесендә беренче урын алды. «Улыбыз театрны да, җырларга да ярата. Бу сыйфатлар бездән күчкәндер инде. Мин театрда уйныйм, әтисе гармунда уйный, җырлый. Айваз гел безнең белән. Аның мәртәбәле бәйгедә җиңүе барыбыз өчен дә горурлык», – ди Айгөл Юнысова.
Чаллыда булырга яраткан Айвазга киләчәктә уңышлар телибез. Әти-әнисе кебек мәдәният күгендә якты йолдыз булып янсын ул.
Фото Айгөл Юнысовадан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев